Киңәшләрне “Движение +» медицина үзәгенең трамматолог-ортопеды табиб Алексей Сергеевич Абрамов консультацияли.
Буыннардагы авырту пациентта буын системасы патологиясе үсеш алуы турында хәбәр сала. Мондый авырулар өлкәннәрдә генә түгел, хәтта балаларда да очрый. Өлкәннәрдә буыннар авыртуы терәк-хәрәкәт аппаратының җитди чирләре күрсәткече булырга мөмкин, шуңа бәйле рәвештә сызлануларның сәбәбен мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм дәвалауны башлау мөһим.
Буыннардагы авыртулар йә ялкынсыну (артрит, полиартрит, спондилоартрит) яки буынның дистрофик авыруы (артроз, гонартроз, коксартроз) үсеше турында сөйли ала.
ТЕЗ БУЫННАРЫ АВЫРТУЫ Тез – кеше тәнендәге эре һәм катлаулы буын. Көн саен ул зур йөкләнеш ала, бигрәк тә артык тән авырлыгына ия кешеләрнең тезләренә көч килә. Еш кына тез җәрәхәтләре була, нәтиҗәдә, бу тез буыннары авырулары үсешенә сәбәп була. Буын һәм буын тирәсендәге сумкаларның шешүе (бурсит), сеңерләр өзелү яки аларның зарарлануы (тендинит), буыннарның ашалуы (остеоартроз) һәм башка патологияләр тез авыртуының сәбәбе булырга мөмкин.
ИҢБАШ БУЫННАРЫ АВЫРТУЫ Иңбаш авыртуының нәрсә белән бәйле булуын билгеләү шактый кыен. Төрле авырулар “иңбашка бәрергә” мөмкин, һәм монда иңбашның ничек авыртуын мөмкин кадәр төгәлрәк билгеләү мөһим. Еш кына башны борганда бармакка кадәр таралган иңбаш авыртуы умыртка сөяге белән проблемалар (остеохондроз, бүсер һәм дисклар протрузиясе) булуын күрсәтә. Моннан тыш, иңбаш авыртуы бурсит (буын тирәсендәге сумканың ялкынсынуы), капсулит (катып калган иңбаш синдромы), тендинит (сеңернең ялкынсынуы), тозлар утыру, артрит һ.б. билгеләре булырга мөмкин.
ОЧА-БОТ БУЫННАРЫ АВЫРТУЫ Оча-бот буыны авыртуының сәбәпләре, башка очраклардагы кебек үк, ялкынсыну, кимерчәк, буын тирәсендәге сумканың зарарлануы һ.б. белән билгеләнә. Еш кына оча-бот буыны артриты очрый. Оча-бот буыны сызлаганда, авырту бөтен аяк өслегенә таралырга мөмкин, һәм пациент авыртуның кайдан килүен күрсәтергә кыенсына. Шул ук вакытта бил авыртуын оча-бот буынындагысы белән бутарга мөмкин. Әлеге буын патологиясе булганда, кеше хәрәкәт иткәндә кыенлыклар кичерә, кайбер очракларда бер аягы икенчесенә караганда кыскара.
ТЕРСӘК БУЫННАРЫ АВЫРТУЫ Терсәк авыртуга шикаятьләр еш кына зарарланулар, буыннарда ялкынсыну процесслары, нерв тамырчыкларының кысылуы белән бәйле остеохондроз белән аңлатыла. Терсәкнең авыртуы шешү, кызару, бөгелү кыенлыклары белән бергә үрелеп бара.
АЯК ҺӘМ КУЛ БУЫННАРЫ АВЫРТУЫ Кул һәм аяк бармаклары буыннары авыртуы башка очраклардагы кебек үк аңлатыла. Ялкынсыну һәм дистрофик процесслар сызлануларга китерә һәм буынга зыян сала. Буыннар авыруы үсеше сызланулардан тыш, түбәндәге билгеләр белән дә чагылырга мөмкин: - буынның хәрәкәтчәнлеге чикләнү; - зарарланган буынның кызаруы; - температураның күтәрелүе; - шешү; - буыннарда шытырдау. Таныш симптомнармы? Авыртуның локализациясенә, аның көче һәм кабатлану ешлыгына карап, авырту синдромының килеп чыгышы турында нәтиҗә ясарга мөмкин, әмма диагнозны һәрхәлдә белгеч куярга тиеш. Мөмкин кадәр тизрәк табибка барырга тырышыгыз. Ул сезне сораштырачак, тикшерәчәк, кирәк булганда өстәмә тикшеренүләр билгеләячәк һәм алынган мәгълүматлар нигезендә диагнозга ачыклык кертәчәк. Бик мөһим!
Авыру үсешенең башлангыч чорында белгечкә мөрәҗәгать итү сезне озак һәм авыр дәваланудан коткарачак. Әмма иң авыр очракларда тулысынча савыгуны гарантияләп булмый.
Ике тез суставының УЗИ һәм травматолог-ортопед консультациясе – 1000 сум. Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 225-28-25, 8(843) 225-28-26, Вишневский ур., 2а. https://mcdvigenie.ru/?erid= 2VtzqwWPNJ1
ТИСКӘРЕ ЙОГЫНТЫСЫ БУЛЫРГА МӨМКИН, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЕРГӘ ОНЫТМА Реклама. ООО “Движение плюс»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар