16+

2016 ел революциясе: «Үзгәреш җиле» ни өчен ике яклы фикерләргә урын калдырды? (ВИДЕО, ФОТОРЕПОРТАЖ)

5-6 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында "Үзгәреш җиле" фестиваленең беренче концерты узды. Татар эстрадасының дөнья шоу-бизнесына таба булган беренче адымнарын карарга республика элитасы җыелган иде.

2016 ел революциясе: «Үзгәреш җиле» ни өчен ике яклы фикерләргә урын калдырды? (ВИДЕО, ФОТОРЕПОРТАЖ)

5-6 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында "Үзгәреш җиле" фестиваленең беренче концерты узды. Татар эстрадасының дөнья шоу-бизнесына таба булган беренче адымнарын карарга республика элитасы җыелган иде.

Фестивальне Россиянең халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауриаты Равил Шәрәфиев һәм "Созвездие-Йолдызлык" фестивале лауреаты Марина Ясельская саф татарча алып барды. Равил абый, гадәттәгечә, көр күңеле, үткен сүзе белән тамашачыларның күңелен күтәрде.

- Гадәттә, без кем ничек чыга, шулай җырлый торган концертлар күрәбез. Монда ул оешкан: күп көч түгелгән, зур эш башкарылганы күренеп тора, - дип уртаклашты гомеренең яртысыннан артыгын сәхнәгә багышлаган Равил Шәрәфиев.


Катнашучыларның бу көнне зарыгып көтүләре күренеп тора. Тамаша башланганчы бер ише сәхнә образын кайгыртса, икенче берәүләр җаваплы чыгыш алдыннан репетиция ясый иде. Гаҗәп тә түгел, моңарчы аларның берсе дә бит оркестрның җанлы музыкасына кушылып, татарча рок, поп, джаз җырламаган.

Фестивальне Рөстәм Яхин музыкасына язылган "Оныта алмыйм" җыры белән Әмир Әхмәдишин ачып җибәрде. Икенче чыгыш та үзенчәлектә калышмады. Сара Садыйкова көенә иҗат ителгән беренче татар тангосын ("Көтәм сине" җыры) Илүсә Хуҗина башкарды. Бүген җырчы Германия белән Татарстан арасында йөри.

- Бу минем өчен әле беренче эксперимент. Танго стилендә моңарчы җырлаган юк иде. Сара Садыйкованың бу әсәре үземә бик ошый. Шуңа да үтә җаваплы карадым. Остазлар ярдәмендә шушы стильгә чумып, шушы чорны күрсәтергә тырыштым. Репетицияләребез шактый булды. Бер-беребез белән дуслашып, туганлашып беттек. Биредә катнашу үзе бер ләззәт, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Илүсә.


Проектта катнашу өчен йөз татар җырыннан илле әсәр сайлап алынды. Аларга профессиональ аранжировка ясалды. Шулай ук, гыйнвар айларында Мәскәүдәге «Мосфильм» тавыш яздыру үзәгендә барысын да аудиотасмага яздырачаклар. Әлеге җырларны радио-телевидение, кино-театрларда, хәтта кибетләрдә дә ишетеп булачак. Концертта исә тамашачылар игътибарына бары 29 җыр тәкъдим ителде.

Артистлар, гадәттә, берәр җыр башкарса, Артур Исламовка бәхет елмайды - ул Җәүдәт Фәйзинең "Урман кызы" һәм Рөстәм Яхинның "Ышанам" җырлары белән сәхнәгә чыкты.

- Бу чын эстрада стилендәге чыгыш булды. Чит ил эстрадасына игътибар итсәк, анда җырчылар тере тавыш, җанлы музыка белән чыгыш ясый. Без дә, ниһаять, моңа килеп җиттек. Халыкның бу җырларны кабул итүен бик телим. Проект турында сүз күп булды. Ләкин монда татар эстрада җырлары турында бара сүз, татар фольклорына кагылмыйбыз. Хәзерге вакытта татар эстрадасы бик түбән дәрәҗәдә, - диде Артур.


Яшь җырчы Илгиз Шәйхрәзиев исә фестивальнең ачышы булды. "Бормалы су" җырында рэп укып, брейк-данс биеп була дип кем уйлаган?! Ә ул иҗатташ дусты Ильяс Гафаров белән булмастайны эшләп залны шаккаттырды. Аның башкаруындагы татар халык җыры "Бөрлегән" дә яңа сулыш алды.
Мәскәү кызы Румия Ниязова исә "Нигә яна йөрәгем?" дия-дия тамашачыларны чечётка биетте.

Алинә Шәрипҗанова һәрвакыттагыча тамашачыларны кабатланмас көчле тавышы, зәвыклы сәхнә образы белән таң калдырды. Алинәнең озын толымнары бу юлы башына "түбәтәй булып" уралган иде. Бу җырчыга шәрык чалымнары өстәде. Проектта ул татар халык җыры "Гөлҗамал"ны башкарды. Концерт барышында иң көчле алкышлар да Алинә өлешенә тиде.

Проектның музыкаль җитәкчесе, танылган джазмен Вадим Эйленкриг та оркестр артында гына утырмады. Аның саксафоны җырларны тагын да тирәнрәк мәгънәле, күңелгә үтеп керердәй яңгыратты. Вадим башкаруындагы Салих Сәйдәшевның 1948 елда иҗат ителгән "Әдрән диңгез" әсәрен дә бу көнне тамашачылар яңа яктан ачты.



Концертта шулай ук Язилә Мөхәммәтова, Раяз Фасыйхов, Айгөл Гардисламова, Ильвина, Зәринә Хәсәншина, Айдар Сөләйманов, Зәрина Вилданова һ.б. артистлар чыгыш ясады.
"Үзгәреш җиле"нең сәхнә бизәлешенә дә игътибар итмичә мөмкин түгел иде. Сәхнә таҗ рәвешендә эшләнгән: һәр җырның образына туры китерелеп чәчәк ачылып-ябыла, йә таҗларын әйләндерә иде. Монысы Мәскәү стенографы Виктор Герасименко эше. Ул ил буйлап 150ләп опера һәм балет театрлары сәхнәсен бизәген кеше.

- Сәхнә татар җырының милизматикасын, үтә күренмәлелеген күрсәтергә тиеш, - диде ул.
Проектка нигез салган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр катнашучыны елмаеп, көчле алкышлар белән каршы алды. Ара-тирә янәшәсендә утырган Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Мәдәният министры Айрат Сибгауллин белән җыр турында үзара гәпләшеп алырга да вакыт таптылар. Ә Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәр чыгышка кушылып җырлап, бармак чирттелеп утырды.

Татарстаннан читтә дә, безнең артистларыбызны, эстрадабызны, көебезне белүләрен телим. Бүген без менә шул мәсьәләне хәл итәбез. Шушы эшкә алынган опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановның зур эш башкарганы күренеп тора. "Үзгәреш җиле" алга таба да дәвам итәр дип уйлыйм. Миңа әлегә барысы да ошый, халыкка да ошый. Бу үзгәреш кирәк иде безгә, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Казандагы беренче чирканчыгыннан соң, "Үзгәреш җиле" Мәскәү тамашачысы алдында имтихан тотачак. Башкалада концерт 4 декабрь көнне Кремель концертлар залында булачак. Проектның музыкаль җитәкчесе Вадим Эйленкриг һәм генераль продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, бу әле "Үзгәреш җиле"нең башы гына.

- Тәнкыйтьләүчеләр, без башкарган эшне ошатмаучылар булса, мин шатланачакмын гына. Бездән яхшырак эшләп карасыннар, безнең дөрес булмаганны дәлилләсеннәр. Аларның эшләре яхшырак килеп чыкса, миннән дә бәхетле кеше булмаячак. Бу татар эстрадасына яңа сулыш өрелде, "боз кузгалды" дигән сүз, - диде концертның башыннан ахырына кадәр артистлар белән бер сәхнәдә кайнаган Вадим Эйленкриг.

Танылган татар җырларын яңа форматта тыңлау өчен килгән кешеләр арасында артистлар, композиторлар да шактый иде. Мәсәлән, композитор Эльмир Низамов өчен бу күптән көтеп алынган вакыйга.

- Шундый зур дәрәҗәдә, сыйфатлы концертка безнең татар эстрадасы сусаган иде. Тавышы, музыкантлары, аранжировкасы гына да ни тора. Бу концерт башка җырчыларга үрнәк булыр. Фикерләр төрле булачак, ләкин бу эшнең профессиональ дәрәҗәдә башкаруы бәхәссез. Татар музыкасы шундый бай бит ул. Онытылып барган әсәрләрнең кире кайтуы күңелне җылыта, - диде Эльмир Низамов.

Иҗади гаилә Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов тамашадан ике яклы фикер белән чыккан.
- Республика җитәкчеләренең татар эстрадасына кагылышлы тәкъдим һәм тәнкыйть сүзләре булу үзенә күрә үзенчәлекле мизгел. Ләкин җыр сәнгатенең өчтән бер өлешенә генә кагыла торган бер чара булды бу. Күбрәк джаз һәм классик юнәлешкә игътибар иткәннәр, - диде Зөфәр Фәрхетдинов. Зәйнәп исә артистларның чыгышын бәяләүне халыкка тапшырды.

Проект китергән яңалыкны халык кабул итү-итмәвен вакыт күрсәтер. Шунысы бәхәссез: "Үзгәреш җиле" эстрада дөньясының революциясе булды.


ФОТОРЕПОРТАЖ
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары һәм видеосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading