Шәһри Казан

5:0 – Айдар Галимов исәбенә

Бүген Уфаның "Башкортстан" концертлар залында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, "Халыклар дуслыгы" ордены иясе Айдар Галимов үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләде. Туган көнгә күп кунаклар килгән иде.

Без белгәннәре: Салават Фәтхетдинов, Нәзифә Кадыйрова, Гүзәл Уразова, Данир Сабиров, Ришат Төхвәтуллин, Гөлназ Сәфәрова һәм башкалар. Бәйрәмнең иң күркәм кунаклары - Олы Кәркәледән махсус улының туган көненә килгән әти-әнисе. Залда Римма Батталова, Разыя Сафина (Алсуның әнисе) күренде. Ерак араларны якын итеп, Сан-Францискодан Даян белән Оркыя Сафа да килеп җиткән.



Əлбәттә, туган көн бүләкләрсез булмый. Ə аларның ниндие генә юк иде. Хөкүмәт, Дәүләт Җыелышы-Корылтай тарафыннан мактаулы грамоталар булса, тамашачы, һәрвакыттагыча, чәчәк гөлләмәләрен, йомшак уенчыклар, ихлас алкышларын җәлләмәде. Роберт Миңнуллин, һәрвакыттагыча, шигъри шәлкемнәрен укып, җырчының күңелен күрде. Гөлназ Сәфәрова: "Айдар абыйга нәрсә бүләк итәргә озак уйладык. Ахырда бизәнеп, матур күлмәк киеп килергә булдык", - диде. Салават шаяртты: "Фирзәр миңа шалтырата да: "Туган көнең белән! Әмма бүләгем юк. Син дә миңа алып килеп тормассың", - ди. Айдар белән дә шулай сөйләштек, бартер бездә", - дип көлдертте.



Концертның беренче өлешендә Айдар танылган хитларын башкарды. Ə икенче бүлектә Милли симфоник оркестр белән берлектә башкарган җырлары бер тамашачыны да битараф калдырмады. Концерт бик озак барса да, вакыт шулкадәр зур тизек белән үтте.

Җырчыны гомер бәйрәме белән чын күңелдән тәбриклибез! Сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы һәм зурдан-зур уңышлар телибез!

Реклама

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 ноября 2017 в 23:11
    Туган телебезне саклыйк!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тибет медицинасы табиблары «Шәһри Казан»га кунакка килде