Илсөя Бәдретдинова хейтерларының директка язган хатларын инстадусларына да күрсәтә башлады. Берсе хәтта, үз сүзләреннән оялып, җырчыдан гафу да үтенгән иде.
Илсөя Бәдретдинова хәзер тагын бер инстачы — Саимә апа белән актив әңгәмә алып бара. Аралашуларының скриннарын сториска куярга да онытмый. Тузганак чәчәге өреп уйнаган видеосын ул махсус аның өчен дип төшергән. «Саимә апа, чәпә давай», — дип яза ул.
Саимә апа йокысыннан тиз уянган.
- Ирдәүкә, кыланчык, синме инде сәхнә кешесе!
- Уяндыгызмы, Саимә апа, хәерле иртә сезгә!
- Әдәпсез, сәхнә кешесендә әдәп булырга тиеш. Сүгенеп кеше шаккаттыру ул тоссызлык. Аңгыраланып утырма, көн җиткән инде.
- Менә очрашыйк дим дә бит. Аз гына әдәпкә өйрәтер идегез.
- Анаң сөте белән кермәгән. Саимә апаң сөте белән керми. Син аңгыра елагасыннан су эчкән җан бит.
- Сез шул елга буенда яшисезме әллә?
- Син шул елга буенда үскән. Онытма кешегә күрсәтергә. Син бит оста, хәзер чыгарасың. Әләкче бала кебек. Үзең ише тиле тамашачыңа зарланасың.
- Сез тегендә язмыйсыз бит. Безгә күңелсез.
- Мин театр артисты түгел кеше сөендерергә. Сине карап сөенсеннәр. Аларны сихерләп йөртәсең.
- Саимә апа, әйдәгез мин сезне эшкә алам! Тик йөрегез шунда сөйләнеп, кәефне күтәреп.
Күңелле әңгәмә шушы урында өзелгән. Дәвамын көтәбез.
Чыганак: Интертат
Комментарийлар