16+

Айгөл Бариева да мошенниклар корбаны булган

12 февраля 2025, 13:35
7015
0
1
Уку өчен 1 минут

Җырчы Айгөл Бариева Камал театрына билетлар сатып алганда мошенниклар корбаны булган.

Айгөл Бариева да мошенниклар корбаны булган

Җырчы Айгөл Бариева Камал театрына билетлар сатып алганда мошенниклар корбаны булган.

Җырчы театрның рәсми telegram-каналында бер кулланучының театрның яңа бинасында булачак спектакльгә билетлар тәкъдим итәм дигән игъланын күргән. Аннан дүрт билет сатып ала. Әмма сатучыдан электрон билетлар алгач, ул аларның чын түгеллеген аңлый. 

Исегезгә төшерәбез, театрның матбугат хезмәте бүген ялган билетлар сату очракларын хәбәр итә. Билетларны театрның рәсми сайтында яки кассада гына сатып алыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading