16+

Айгөл Бариева: «Миңа «Юләр син», диючеләр дә булды»

Җырчы тормышындагы яңалыгы белән уртаклашты.

Җырчы тормышындагы яңалыгы белән уртаклашты.

Җырчы Айгөл Бариева Хаҗ сәфәреннән кайтканнан соң яулык ябып йөри башлады. Әмма аның бу адымын хупламаучылар да табылган.
"Мин сезгә шуны әйтәм, дусларым: бернәрсә дә үзгәрмәде. Мин шулай ук эшлим, чыгыш ясыйм, җырлыйм, экобизнес алып баруымны дәвам итәм. Дусларым, туганнарым белән аралашам. Театр, концертларга йөрим. 
Әмма болар хәзер бар да икенче урында. 
Беренче урында һәрвакыт Аллаһым! Хәзер бар да шуңа җайлаша, Әлхәмдүлилләһ. 
Ә иң мөһиме мин үземне хәзер һәрчак ниндидер сак астында итеп хис итәм. Сезгә моны хәтта аңлата да алмыйм. 
Күңелемдә әйтеп бетергесез тынычлык. 
Мин яулык япканнан соң бик күп төрле смс-хәбәрләр, кыек карашлар булды. Кайберәүләр мине кызганды, хәтта "Юләр син" диючеләр дә булды. 
Әйтегез әле, мин бәхетсез кешегә охшаганмы?
Киресенчә! Хәзер бар да үз урынында!",- дип язган Айгөл Бариева социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.

Фото Айгөл Бариевның телеграм-каналыннан

Язмага реакция белдерегез

29

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Бик килешә яулык Айгөлгә. Аллаһы Тәгәлә кушканнарны үтәп яшәргә насыйп булсын. Яулык бәяләүнең бер гөнаһсыда юк.

    • аватар Без имени

      4

      0

      Собханалла! бу юлэрлек тугел,кочле адым.хэрбереьезнен кунеленэ килсен иде.

      • аватар Без имени

        4

        0

        Сезнен кузлэрдэ хэзер чаткылар сибелеп тора Бик завыклы киенэсез! Сезгэ биктэ килешэ! Аллах тэгэлэ разый булсын!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кемдэ кем ген эше бар бик эйбэт моладец жиргэ сойрэлеп торган кулмэккенэ кимэ и киемнэрен кара булмасын

          • аватар Без имени

            0

            0

            Аны барсыда булдыра алмый. Көчле кешеләр генә булдыра. Сез бик матур, сөйкемле ханым. Аллаһ ярдәменнән ташламасын

            Мөһим

            loading