16+

“Акчаны үзем эшлим, шуңа һәр тиене кадерле”

Күптән инде әти-әнисе яныннан китеп, мөстәкыйль тормыш белән яшәүче, табигатьтән бик матур тавыш һәм моң бирелгән җырчы ул. Сүзебез Гөлназ Асаева хакында.

“Акчаны үзем эшлим, шуңа һәр тиене кадерле”

Күптән инде әти-әнисе яныннан китеп, мөстәкыйль тормыш белән яшәүче, табигатьтән бик матур тавыш һәм моң бирелгән җырчы ул. Сүзебез Гөлназ Асаева хакында.

 


Чибәр туташның шәхси тормышы хакында да сирәк булса да хәбәрләр килеп ирешкәли. Баксаң, җырчы сандугачның инде елдан артык очрашып йөри торган егете бар икән! Бу хакта ул социаль челтәрдәге туры эфирларның берсендә сөйләде.
– Минем арттан егетләр төркемләп йөри дип әйтмәс идем. Элегрәк чәчәк җибәрүчеләр бар иде. Хәзер инде алай түгел. Социаль челтәрдә язалар, әмма аларның һәрберсенә игътибар итә башласаң... Матур сүзләр язсалар, “бик зур рәхмәт”, дип җавап кайтарам, әмма аларга җитди карыйм дип әйтә алмыйм. Егет кеше ул горур булырга тиеш, минем уйлавымча. Арттан йөреп, елап, минем белән йөр инде дигән егетләргә әллә ничек карыйм. Элек егетләр белән күп аралаша, әмма аларны якын китертми идем. Дус булып, аларга шанс та бирәм төсле... Барысын бергә җыеп, алар белән рестораннарга да барган бар. Аларны дус итеп кенә кабул итә идем, - ди җырчы.
Үзе очрашып йөри торган егетенә килгәндә, күрәсең, ул Гөлназ күзаллаган сыйфатларга туры килә. Өстәвенә, эшмәкәр дә икән әле!

– Һәрвакыт үземнән олырак егетләргә карый идем. Яшьтәшем яисә әзрәк кенә зуррак булган егетләр минем өчен бала-чага кебек кенә булды. Ә бу егет миннән ике яшькә генә өлкәнрәк. Ул да шоу-бизнес кешесе. Әмма хәзерге яшьләргә бер юнәлештә генә эшләү дөрес түгелдер, чөнки артист тормышы даими дип әйтә алмыйм. Яшь җырчыларга, иҗатын яңа башлаучыларга әйтер идем: бер юл гына сайлыйсыз икән, хәзерге заманда алай гына барырга ярамый. Үзеңнең берәр нинди “саклык мендәре” булырга тиеш, - дигән фикердә Гөлназ.
Җырчы кыз хыяллары, планнары хакында сөйләргә яратмый. Чөнки күз тиюдән саклана икән.

– Ахирәтләрем юк дияргә була. Кызларга ачылып, серләремне сөйләмим. Егетләрдә көнләшү хисе юк, киңәшне дә дөрес бирәләр. Дусларым күп түгел, ябык кешемен. Шуңадырмы, артистлар арасында да мине тәкәббер дип уйлаучылар бар. “Солянка” концертларында аралашкалыйбыз. Мин икейөзлелекне яратмыйм. Әгәр кешене яратмыйм икән, аның белән берничек тә элемтәгә керә алмыйм. Әгәр дә ул миңа килеп эндәшсә, әлбәттә, мин аңа җавап кайтарачакмын, әмма әңгәмә кормыйм. Шуңадыр да мине тәккәбер дип уйлаучылар да бардыр, – ди ул.
Җырчы кыз сәяхәт итәргә дә ярата икән, әмма вакыты тыгыз булу сәбәпле, әле күп илләрдә булырга өлгермәгән.
- Мин Филүс абый Каһиров белән аралашып торам. Ул миңа гел: “Гөлназ, әзрәк буш вакытың килеп чыкса, син сәяхәткә чык”, – дип әйтә иде. Мин әлегә кадәр вакыт булуга, студиягә барам, концерт куярга мөмкинмен. Хәзер ял итәргә вакыт та бар, әмма өйдән чыгып булмый, - ди Гөлназ.
Гаиләсе белән аның Мисырда һәм Төркиядә, гастрольләр белән Англиядә булганы бар.

Без җырчыларның һәрвакыт матур, зәвыклы, кыйммәтле киенүенә күнеккән. Гөлназ Асаева исә кыйммәтле бутиклдарда акча туздыру яклы түгел.
- Киемгә 200-300әр мең сум сарыф итүдән файда күрмим. Ул акчаны үзем тырышып табам, шуңа һәр тиеннең кадерен беләм, - диде җырчы туташ.
Ул бәйсез булуны өстен күрә һәм үзенең бәйсезлеген көчле якларының берсе дип саный.
- Әгәр дә син бәйле икән, димәк йокың – йокы, ашавың ашау түгел. Ә бәйсез булу ул сиңа көч өсти. Көчсез ягым дип, кешене жәлләү дия алам. Ул бик начар әйбер, кешене кызгану кирәкми... Кешене, җәнлекләрне кызганып, утырып еларга да мөмкинмен. Шундый ягым бар. Шоу-бизнеста әйбәт, йомшак кына булып йөреп булмый, каты кеше булырга кирәк, - дигән фикердә җырчы.

Билгеле, һәр кешенең үзенә ошамый торган сыйфатлары да була. Кайбер сыйфатлар безгә табигатьтән, икенче берәүләре яшәү дәвамында. Тәҗрибә белән килә.
- Үземнең туры сүзле булуымны үзгәртер идем. Чөнки башта әйтәм, аннан гына уйлыйм, -ди Гөлназ. Дөрестән дә, аның белән аралашучылар җырчының турыдан ярып әйтә торган икәненә игътибар итәләрдер.
Гөлназ әйбәт хуҗабикә дә әле. Социаль челтәрдәге сәхифәләрендә ул туры эфирларда еш кына өй җыештыруы хакында сөйли.
- Тагын бер яратып эшли торган эшем – урын-җирне алмаштыру. Ул минем чир кебек. Ашарга пешерергә һәм ашарга яратам. Минем авызда һәрвакыт берәр нәрсә булырга тиеш. Кыяр-помидормы ул... Начар гадәтләрем дә бар. Тырнак кимерәм. Иң начары – кальян тартырга яратам. Кайбер җырчылар моны яшерә, әлбәттә. Мин дә инде күрсәтеп тартып утырганым юк, әмма сорасалар — җавап кайтарам.Тәмәкегә бик начар карыйм. Беренчедән ул тамакка утыра. Машинада тәмәке тартучыларны да яратып бетермим. Гомумән, тәмәке тарткан кеше яныннан китеп барам, чөнки исен яратмыйм. Спиртлы эчемлекләргә килгәндә, ике айга бер шәраб эчәргә мөмкинмен, - ди җырчы.

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading