Шәһри Казан

Алданган Фазлыевлар: "Иркә бурычка зур сумма алды да, безне "блок"ка куйды"

Җырчылар берләшүен, Иркәгә каршы чыгуын дәвам итә. Баксаң, ул күпләрне начар хәлдә калдырган икән. Бу видеоларны күреп, тамашачылар шок кичерә.

Азат белән Алсу Фазлыевлар сөйләвенчә, Иркә май аенда алардан елый-елый, бурычка зур сумма алып торган. Шуннан соң, күп вакыт та үтми, ул аларны ватсапта, "Инстаграм"да кара исемлеккә кертә. Моңарчы якыннан аралашкач, алар Иркәгә ышанган, хәтта расписка да алмаган.

Аннан тыш, Фазлыевлар гаиләсе турында ул гайбәтләр тарата. Бу хакта җырчылар җентекләп сөйли, видеосын карагыз.

Реклама

Хәзер түземсезлек белән Хәйретдиновларның видеосын көтеп калабыз. Алар нәрсә сөйләрләр икән?!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (4)
Осталось символов:
  • 3 февраль 2020 - 11:34
    Без имени
    куркулык тугел инде ул,оят,яхшы тугел,тэвэкэлсезлек
  • 2 февраль 2020 - 14:50
    Без имени
    Ходай бар ул курэ Хэм тигезли борчылмагыз
  • 2 февраль 2020 - 13:11
    Без имени
    Ужас
  • 1 февраль 2020 - 17:12
    Без имени
    Судка бирергэ, доказать итэлсэгез