Шәһри Казан

Алия Исрафилова Алинә Сафиуллина турында: "Кем соң бу?!"

Җырчы Алия Исрафилова Алинә Сафиуллинаның “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булуы турында үз фикерләре белән уртаклашты. 

“Кем соң бу?! Интернет заманында, бу сорауны белер өчен түгел, мыскыл итү, түбәнсетү максатыннан бирелүе аңлашыла инде. Белмим дә, беләсем дә килми, янәсе. Бер пабликта, Алинә Сафиуллинага Атказанган артист исеме бирелүе турындагы пост астында бииик күп төрле котлаулар арасында, менә шундый мәгънәсез сорау бирүчеләр очрап куя. Башка кеше уңышлары өчен куана белмәүме бу, хөсетлекме? Әйтерсең, ул исемне алардан алганнар да, Алинәгә биргәннәр! Кем соң бу, дип үзегезнең томаналыкны күрсәтмәгез инде, зинһар. Русча әйтмешли, гугл вам в помощь. Ә Алинә маладис, котлыйм чын күңелдән!” - дип язган Алия Исрафилова.

Реклама

Алинә исә Алиягә мондый җавап язган: “Ииии исең киткән икән. Без синең белән мамонтлар инде просто. Яшьләр шулай язадыр. Рәхмәт бик зур! Синекен дә сөенеп котларга язсын!” 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 12 гыйнвар 2022 - 15:18
    Без имени
    Алия белән бик тә килешәм!Ә Алинәгә уңышлар!!!!
  • 12 гыйнвар 2022 - 12:07
    Без имени
    Җыр сәнгатен аңламаган кеше язгандыр аны, без Алинә Сафиуллинаның җырлавын аның челтерәп аккан чишмәдәй моңлы тавышын яратабыз,үзен хөрмәт итәбез киләчәктәдә шулай эчкерсез, ихлас куңелле булып калсын, иҗади уңышлар, сәламәтлек, хатын кыз бәхете телибез.
  • 12 гыйнвар 2022 - 11:37
    Без имени
    Дөрес бит инде, кем соң ул шундый исем алырлык, нәрсә эшләгән искитәрлек, Алияне дә кем белә икән