16+

Алсу Абульханова: "Кием буенча чикләүләрне үтәп бетерә алмыйм әле"

Артистларның шәхси тормышын социаль челтәрләр аша күзәтү гадәткә керде. Ә кайбер эстрада йолызлары, киресенчә, күз тиюдән сакланып, гаилә бәхетен күрсәтмәскә тырыша. Шундыйларның берсе – Алсу Абульханова. Аның яңалыкларын белешеп, гаилә турында сөйләшеп алдык. 

Алсу Абульханова: "Кием буенча чикләүләрне үтәп бетерә алмыйм әле"

Артистларның шәхси тормышын социаль челтәрләр аша күзәтү гадәткә керде. Ә кайбер эстрада йолызлары, киресенчә, күз тиюдән сакланып, гаилә бәхетен күрсәтмәскә тырыша. Шундыйларның берсе – Алсу Абульханова. Аның яңалыкларын белешеп, гаилә турында сөйләшеп алдык. 

- Сөенечле хәбәр дә бар дип әйткән идегез. Нинди соң ул?

- Улым Әмир быел 11нче сыйныфны бетерде. Мәскәүгә ГИТИСка бюджет урынга үз тырышлыгы белән укырга керде. Театр һәм кино актеры һөнәрен үзләштерәчәк. Әмир 10 яшеннән медицинаны өйрәнде. Бөтен якыннарыбыз аны: “Булачак хирург”, - дип атады. Кинәт кенә сәхнәгә мәхәббәте уянды. Без башта каршы килдек. Алданрак әйткән булса, аны кечкенәдән театр түгәрәкләренә йөртер идем бит. Бер ел эчендә Әмир бик күп уңышларга иреште. Ул бу хыялына ныклап тотынды. Укырга керергә документларны, кереш сынауларны Мәскәүгә бер үзе барып үтте. Әмир – аралашучан егет, имтиханга әзерләнү өчен дуслардан да бераз читләште. Улым бик максатчан, бу ягы белән ул миңа охшамаган. Озак бер әйбер белән генә шөгыльләнә алмыйм. Эшләсәм җиренә җиткереп эшлим, әмма хәрәкәттә булырга яратам. 

- Бала чагыгыз карлы-буранлы Воркутада үткән. Ул чаклар нәрсә белән истә калды?

- Әти-әниләрем тумышлары белән Чүпрәле якларыннан. Алар яшьли ерак төньякка күченеп киткәннәр. Без гаиләдә 3 кыз. Барыбызда Воркутада тудык. Без җәйне күрмичә үстек, анда гел кыш кына була. 40 градуслы салкыннарны да җиңел кичердек. Төньяк балкышын да, гадәти әйбер кебек кабул иттек. Кеше барысына да күнегә диләр бит. Тормышыбыз авыр булмады. Карга чумып, көртләрне ера-ера музыка мәктәбенә барганым хәтеремдә. Кышкы кичләрдә көртләргә ут төшкәндә, карлар ялт-йолт килә иде. “Эх, шундый күлмәгем булсын иде”, - дип хыялландым. Күптән түгел генә андый күлмәкне тектергәнем ачыкланды. Хыялны чынга ашырганымны сизмәгәнем дә. Җәй көннәренә Чүпрәлегә әби-бабай янына кунакка кайтканнарым истә. Ул вакытны зарыгып көтеп ала идем.

- Сеңелләрегез белән аралашып торасызмы?

- Һәрберебезнең үз гаиләләре бар. Уртанчы сеңлем 2 бала тәрбияләп үстерә. Гаиләсе белән әти-әниләрем янында Ульяновскта төпләнде. Кече сеңлем Казанда яши, 4 бала үстерә. Аралашып, дус-тату яшибез, шөкер.

- Әти-әниләрегез белән еш күрешәсезме?

- Мөмкинлек булган саен, күрешергә тырышабыз. Әтигә 75 тулды, оныклары янына машинага утырып килә. Әткәй муллалар нәселеннән, хәзер ул да шушы изге эш белән шөгыльләнә. Улларым кечкенә чактан азан әйтергә өйрәнде. Намаз вакыты килеп җиткәч, бөтен уеннарны туктатып, әти балаларны үзе янына җыйды. 

- Сез дингә якын кешеме?

- Әлбәттә, Аллаһка чын күңелдән ышанам. Кием буенча чикләүләрне үтәп бетерә алмыйм әле. Бөтен кануннарны үтәгәннәргә сокланып карыйм. Дини бәйрәмнәрне үткәреп барабыз. Ходайга барысы да яхшы булган вакытта рәхмәтләр әйтеп торам. Аллаһны авыр вакытта гына түгел, бәхетле чакларда да искә алырга кирәк. Биргән әйбергә шөкер итә белү мөһим.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 14 июль санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

17

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading