Тамашачы Алсу Әбелханованы «шырдый-бырдый» җырлауда гаепли алмый, һәр башкарган иҗат җимеше иләк аша иләнә.
Консерваториягә укырга кергәндә, ул «Сак-сок» бәетен башкарган. Бүген дә, Татарстанны чит өлкәләрдә танытканда, 37 яшьлек җырчы авызыннан халык моңнары ургыла, ә татар эстрадасында аның үз репертуары.
«Динә миннән рөхсәт сорамады»
- Алсу, сезне «хитлар патшабикәсе» дип атасам, һич арттыру булмас: «Сорама хәлләремне», «Мәхәббәтнең соңгы төне», «Пар алкалар», «Җаным»... Бер җырчыда бу кадәр хит ничек була ала?
- Җырчыны кайвакыт бер генә җыр җырчы итә, таныта һәм ашата. Минем популяр җырларым аз булмады, иҗатташ дусларым аларны күбесенчә бүләк итеп бирде. Соңгы елларда сатып алырга да туры килде, әмма андый җырлар ул кадәр хит булып китә алмады.
Алсу ире белән
- Бер ел элек сезнең башкаруда «Аязым» җыры дөнья күрде. Аязым дигәндә кемне күздә тоттыгыз? Мәгънәсен төрле кеше төрлечә аңлаган икән бит...
- Татар егетләре арасында Аяз исемен йөртүчеләр күп. Әти-әниләр әлеге җырны үз балаларына багышланган кебек кабул итә. Аяз исемле егетләр белән йөрүче кызлар да бу җырны сөйгән ярларына радио эфиры аша яңгыратуларын сорап бүләк итә. Җырның сүзләр авторы исә аязым сүзен «матурым», «кояшым», «сөйгәнем» кебек иркәләү мәгънәсендә кулланган. Күптән түгел тагын бер фикер ишетеп шаккаттым. Бер алып баручы мине «Ай, язым» дип җырлый, дип уйлаган, хәтта сценариена да шулай язып куйган. Кем ничек тели, шулай аңлый.
- «Голос» проекты җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова күп җирдә сезнең «Пар алкалар» җырын башкара. Ул сездән рөхсәт сорадымы?
- Динәнең җырлавын бик яратам, тавышы да ошый, «Голос»тагы чыгышларын да дулкынланып күзәттем. Һәр җырчы өчен җыр бала кебек якын. Мин дә кайбер олы артистларның җырларын бик яратам, әмма башкарырга теләсәм, рөхсәт сорыйм. Ризалык бирмәгән очраклар да була. Динә «Пар алкалар»ны, бу минем яраткан җырым, дип башкара. Без кайвакыт бер үк концертларда кисешәбез. Шуңа да ул минем репертуардан җырымны рөхсәтсез башкарырга тиеш түгелдер. Әдәплелек булырга тиеш. Ул шундый дәрәҗәгә җиткән икән, аңа үз репертуарын булдырырга, икенчедән, «Пар алкалар»ны, һич югы, аранжировкасын яңартып җырларга кирәк. Чөнки Динә минем аранжировкага кушылып җырлый. Ул 2002 елда эшләнде, тавышлары да искереп бетте. Мәскәүдә, чит илләрдә эшләгәч, рөхсәт сорап, матур гына эшләсә, дөресрәк булыр иде. Директорым аның белән матур гына сөйләште, әмма интернетта Динәнең «Пар алкалар»ымны башкарган видеолары һаман да чыга тора.
«Көнгерәләрне ашаттым»
- Ашарга нәрсәләр пешерәсез?
- Ризыкларны тиз һәм тәмле пешерәм, әмма аш- су бүлмәсендә кайнашырга яратмыйм. Бөтен нәрсәгә дә вакыт җиткереп булмый шул. Ярдәмчем булса иде, дип уйлаган чаклар да булгалый... Кием кибетенә йөрергә яратам. Азык-төлекнекенә керсәм, кирәк әйберне бәясенә карамыйча җыеп чыгам.
- Өегездә хайваннар бармы?
- Юк, мин йорт хайваннары алуга әзер түгел. Үз йортыбыз белән яши башлагач, эт алырбыз, дигән ният бар. Берсендә кечкенә улым Солтанны йоклатканда, аңа үзем уйлап чыгарып әкият сөйләдем. Имеш, бер малай әти-әнисеннән песи сорый, әмма тегеләр алып бирми. Малай песине яшереп кенә барыбер алып кайта, дидем. Шуннан соң, моны сөйләп, башыма бәла алганымны аңладым. Әкиятне сөйләп бетергәч, көтелгән сорау яңгырады: «Әни, син миңа песи аласыңмы?» Улым, әтиең белән сөйләшерсең, дидем.
- Ырымнарга ышанасызмы?
- Уңай һәм тискәре энергетикага ышанам. Әби-бабайлар кечкенәдән үк кайбер ырымнарга ышануны сеңдергән, әмма үсә төшкәч, нәрсәнең нәрсә икәнлеген аңлыйсың бит. Дөрес, юлымны кара мәче кисеп үтсә, уңайсыз булып китә. Каршыма килгәнен күрсәм, читкә китәм, ә ул, гадәттә, юри минем арттан бара. Башка төстәге мәчеләр алай кыланмый. Өстәлгә тоз сибелсә, бисмилла әйтеп, өстенә шикәр сибәм дә сөртеп алам.
- Былтыр Австралиядә йөреп кайткансыз. Нинди максат белән барган идегез?
- Аделаида шәһәрендә узган Сабан туена чакырдылар. Көнгерәләрне күрдем, ашаттым, коалаларны тотып, фотога төштем. Австралия кешеләре табигать белән бергә яши. Бервакыт ресторанга ашарга кердек, шулчак диңгез мәчесе үтеп китте, пингвиннар да чабышып йөри. Аларга тиюче дә юк, суга да беркем керми, акулалар эләктереп алырга мөмкин. Австралия татарлары бик дини, балалары да намазда. Сабан туе мәйданында үземне Татарстанның бер районында сыман хис иттем. заманында Австралия татарлары Кытайдан күчеп килгән, кыяфәтләре дә кытайларга тартым. Егетләре соңгы вакытта Татарстаннан матур кызларыбызны кияүгә алып китә.
Комментарийлар