16+

Алсу Фаракшина: "Бер төркем артист Сабан туенда бушка җырлады"

Пародия остасы Алсу Фаракшина гаиләсендә көн дә бәйрәм, көн дә туй. 30 майда ул гаилә корган көнен, 3 июньдә – туган көнен бәйрәм итте. Ә 5 июньдә туган ягында Сабан туе үткәрде.

Алсу Фаракшина: "Бер төркем артист Сабан туенда бушка җырлады"

Пародия остасы Алсу Фаракшина гаиләсендә көн дә бәйрәм, көн дә туй. 30 майда ул гаилә корган көнен, 3 июньдә – туган көнен бәйрәм итте. Ә 5 июньдә туган ягында Сабан туе үткәрде.

“Туган авылымда бер тапкыр да бушлай концерт куйганым булмады. Гомумән, мине беркайчан да авыл Сабан туена чакырганнары юк иде. Шуңа күрә күптәннән тирә-як авылларны чакырып, зур бәйрәм оештырырга хыялландым. Үзем дә җырлап, иҗатташ дусларымны да чакырып масштаблы чара үткәрергә теләдем.

Хәзерге авыл җирлеге башлыгы шалтыратып: “Алсу, Сабан туйлары җитә, нәрсә эшлибез?” - дип сорады. Хыялымны сөйләп биргәч, 5 июнь көнне үткәрергә тәкъдим итте. “Ул көнне беркая да Сабан туе булмый, хыялыңны тормышка ашырырсың. Безгә дә әйбәт була, синең дә хыялың чынга аша”, - диде. Уйлаштык та, 5 июньгә билгеләргә булдык.

Мондый бәйрәмне беренче тапкыр оештыруым. Моңа кадәр авылда сыйфатлы аппаратура белән зурлап бәйрәм үткәрелгәне булмады. Мин бу бәйрәмне “Сабан туена бүләк” дип атадым. Иҗатташ дусларым бик булышты, барысы да кайтты, бер тиен дә акча алмадылар. Бөтенесе дә ихлас йөрәктән, чын күңелдән, дусларча җырлады. 

Артистларны каршы алырга алдан ук урын сораган идем. Безгә бүлмә ясап куйдылар. Бизәнергә дип көзгеләре дә бар иде. Ашату ягын да кайгырттылар. Аерым иганәчеләр, зур акчалар булмады. Үз көчләре белән җыелган акчага бүләкләр алганнар. Кем ничек булдыра алган, шулай тырышкан. 

Аллаһка шөкер, зур хыялымны тормышка ашырдым. Мине хөрмәт итеп кайткан барлык артистларга, бәйрәмгә килгән кешеләргә, ике авыл җирлеге башлыгы Алмаз абый белән Равил абыйга, клуб хезмәткәрләренә, табын корып каршы алган әти-әниемә, киленебез Айзиләгә зур рәхмәтемне әйтәм. Бу чараны матур традициягә кертергә кирәк”, - дип сөйләде безгә Алсу.

Сабан туенда Алсуның иҗатташ дуслары Ришат Фазлыйәхмәтов, Сиринә Зәйнетдинова, Альбина Апанаева, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Эльвира Хамматова, Рината Тэй, Гөлназ Сираева, Айгөл Рәхимова, Алсугөл, Хәмит Маткәримов чыгыш ясаган. Бәйрәм Әлмәт районы Елховой һәм Түбән Абдул авылларының Ял паркында узган.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading