16+

"Артист халкы гел мактау сүзләре генә ишетергә күнеккән", яки Дания Нәгыймнең Гүзәл Уразовага ачык хаты

"Шәһри Казан" газетасының 1 июнь санында Дания Нәгыймнең "Кеше көлдереп йөрмәгез инде" дигән мәкаләсе дөнья күрде. Анда ул бүгенге татар эстрадасының, шоу-бизнесының кайбер якларына туктала. Бу уңайдан җырчы Гүзәл Уразова үзенең телеграм-каналында, мәкаләнең үзенә юнәлгән дип аңлап булса кирәк, пост язган.

"Шәһри Казан" газетасының 1 июнь санында Дания Нәгыймнең "Кеше көлдереп йөрмәгез инде" дигән мәкаләсе дөнья күрде. Анда ул бүгенге татар эстрадасының, шоу-бизнесының кайбер якларына туктала. Бу уңайдан җырчы Гүзәл Уразова үзенең телеграм-каналында, мәкаләнең үзенә юнәлгән дип аңлап булса кирәк, пост язган.

"Кичә 1 июнь, балалар яклау көнендә, балаларны түгел, үзебезне якларга туры килде. Бер гәзит минем исемне кулланып үзенә пиар ясау теләге беләнме, мине пычратырга теләп статья бастырган. 

Имеш татар эстрадасы сплошной чүп. Ә иң беренче чиратта Гүзәл Уразова оятсыз! Ике ноталы "Бәлеш" җырын оялмыйча җырлап йөри. Имеш без аны банан җырыннан алган??. Гүзәл Уразова тутый кош траляля... Минем кебек җырчы аркасында башка яхшы җырчылар яхшы җырларын җырлый алмыйлар икән. Тагын нидә гаепләргә нәфесегез җитәр икән мине? Астан язып утыручы кеше, гафу итегез, исемегезне белмим. Изгелек, яхшылык сезгә кирәк түгел шулаймы? Ничә мәчет төзелешенә ярдам итүемне, сүз уңаеннан 16 июнь Уникс концертлар залында мәчет төзелүгә өлеш кертә торган концерт була.

Падемия башлангач үзебез дә эшсез калган көенә, авырлы идем, мохтаҗ гаиләләргә пакет пакет ашамлык, кирәк яраклар ташыдык, нигә язмадыгыз? Мин күптән түгел балалар йортында ике сабыйга  Әти Әни эзләп йөрдем, нигә язмыйсыз?..", дип башлана әлеге пост (орфография һәм пунктуация сакланды. Тулысынча Гүзәл Уразованың телеграм-каналында укырга мөмкин).

Журналист Дания Нәгыйм шул уңайдан җавап хаты язган. 

ГҮЗӘЛ УРАЗОВАГА АЧЫК ХАТ

Гүзәл ханым, җавабыгызны укып чыктым. Иренмичә язганыгыз өчен рәхмәт.

Исемем күрсәтелгән, мин аны яшермәдем. Мәкалә белән танышып чыккач, аны гына күргәнсездер дип уйлыйм. 

Мин Дания Нәгыйм булам. Нәгыйм - әдәбияттагы, журналистикадагы тәхәллүсем, кыз фамилиямнән алынган. Тулысынча - Нәгыймуллина. Хәзерге вакыттагы паспорттагы фамилиям - Галәветдинова. 

Язмада "Иң беренче чиратта Гүзәл Уразова оятсыз!" дигән сүзләр юк. Әйе, анда сезнең һәм Илсөя Бәдретдинованың исемнәре генә күрсәтелгән. Калган урыннарында күп җырчыларга кагыла торган сүзләр язылган, шуңа исемнәр тезеп утыруны кирәк дип тапмадым.

"Шәһри Казан" газетасын укып барсагыз, анда сез әйткән темаларның да яктыртылуын һәм башка вакытта бүтән артистларның, исемнәрен күрсәтеп, иҗатларына бәя бирелүен күрми калмас идегез, мөгаен. Сез халык алдында чыгыш ясыйсыз, русча әйтсәк, "публично", шуңа фикерләр булу табигый. Шул исәптән, тәнкыйди дә. Хәтта гади генә тамашачы да үз фикерен җиткерергә хокуклы. Чөнки сез алар өчен чыгыш ясыйсыз.

Әйе, артист халкы гел мактау сүзләре генә ишетергә күнеккән. Шуңа әз генә тәнкыйтьне дә күтәрә алмыйлар. Ә тәнкыйть кирәк. Тәнкыйди язмаларым бер эстрада турында гына түгел. 

Мин кулыма каләмне, сез уйлаганча, акча өчен алмыйм. Акча эшләргә теләгән кеше, киресенчә, җырчыларның кая барганын, нәрсә ашаганын һәм өстән кушылган темаларга гына яза. 

Сайттан язма алынган икән... Шәхсән үземнең моңа бернинди катнашым да юк.

Дания НӘГЫЙМ.

P.s.: Дания Нәгыймнең "Кеше көлдереп йөрмәгез инде" дигән мәкаләсе 1 июнь (№59) санында чыккан. Киоскларда бардыр әле ул, алып укый аласыз. Шуңа күрә ул мәкаләне сайттан алдык та инде.

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туры эйткэн туганына ярамаган

    Мөһим

    loading