16+

Айдар Фәйзрахманов: "Концертка килгән тамашачы тәрәзә төбенә барып хәмер эчә икән, мондый тамашачының булуыннан булмавы кыйммәтрәк"

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның “Юлын белгән арымас” дип исемләнгән өр-яңа китабы дөнья күрде. 357 битлек бу китапта Айдар абыйның 8 айлык чагыннан 68 яшенә кадәрге гомере бәян ителә. 

Айдар Фәйзрахманов: "Концертка килгән тамашачы тәрәзә төбенә барып хәмер эчә икән, мондый тамашачының булуыннан булмавы кыйммәтрәк"

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның “Юлын белгән арымас” дип исемләнгән өр-яңа китабы дөнья күрде. 357 битлек бу китапта Айдар абыйның 8 айлык чагыннан 68 яшенә кадәрге гомере бәян ителә. 

– Айдар абый, китап битләрен актарганда, шуңа игътибар иттем: үз гомерегездә кайда гына эшләмәгәнсез...

– Сәнгать дөньясында берничә тармакта эшләдем. 1974 елда икенче курста укыганда ук “Комсомолец” клубында баянчы булып эшли идем. Әйбәт түләделәр. Педагогика институтының музыка факультетын тәмамлап, консерваториянең өченче курсына җиткәндә, үземне опера һәм балет театры җырчысы итеп күрә башладым. Мин моны зур максат итеп куйдым һәм шушы юнәлештә эшләдем, камилләшергә тырыштым. Укуны тәмамларга 1,5 ай кала мине шушы театрга җырчы итеп чакырдылар. Бу 1981 ел иде. Анда 27 ел хезмәт итеп, лаеклы ялга киттем.

Инде 1985 елларда мин популяр җырчы идем. Ул заманнарда Чаллыда Салават ике көн концерт куйса, мин алтышар көн концерт бирә идем. Ләкин һәрнәрсәнең үз вакыты… Башта Казан дәүләт мәдәният институтында укыттым. Аннан соң үзем тәмамлаган музыка факультетына кафедра җитәкләргә чакырдылар, анда 15 ел эшләдем. Параллель рәвештә “Җырлыйк әле” тапшыруын алып бардым. Әлегә кадәр мине шушы тапшыру аша хәтерлиләр, рәхмәт әйтәләр. Бүген төп эшем Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә. Фольклор музыкасы ансамблен җитәклим һәм филармониянең сәнгать җитәкчесе вазифасын башкарам.

– Фольклор музыкасы ансамблен җитәкләү – җиңел эш түгел. Репертуарга әсәрләрне каян табасыз?

– Ансамбль 1999 елда Илһам Шакировның уй-фикере белән оештырылган. Озак кына кодалаганнан соң, 2002 елдан ансамбльне җитәкли башладым. Быел филармониягә 85 ел тула. Бу сезон безнең өчен җаваплы да, кызыклы да. Безнең максат – классик юнәлештәге сәнгатьне саклау, киң тамашачыга тәкъдим итү. Сүз татар сәнгате турында гына бармый. Без рус һәм чит ил классикасы белән дә эшлибез. Чынлап та, ансамбльне җитәкли башлаганда, материалны кайдан табарга, дигән сорау борчыды. Халыкка таралган халык җырлары – ул әле фольклор түгел. Югалып барган халык җырларын табып, аларны яңадан кайтару – авыр һәм мөһим эш. Соңгы елларда без бу максатка ирештек дип уйлыйм. “Онытырга мөмкин түгел” дигән җыентыклар чыгардык. Анда 150гә якын онытылып барган җыр, бию үрнәкләре, музыкаль әсәрләр тупланган.

Бервакыт эзләнә торгач, архивка барып эләктем. Андагы материаллар әле цифрлы түгел, тасма форматында начар хәлдә яталар иде. Аннан авыр халәт белән чыгып барганда, бер егет куып тотты да: “Айдар абый, сиңа фольклор материаллар кирәкме? Кайберләрен цифрлы форматка күчердем”, – диде. Хәзер инде барлык материаллар да цифрлы, ләкин алар миңа теге егет ярдәме белән алданрак килеп иреште. Кулыма меңгә якын фольклор материал керде. Ләкин шуның 100ен генә кулланырга, шуның 20-30ын гына сәхнәгә чыгарырга мөмкин, чөнки барысын да сәнгать дәрәҗәсенә кертеп булмый. Көе дә, сүзләре дә камил булырга, башка җырларга охшамаган булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә эшедер инде, миңа Беренче Бөтендөнья сугышында немецлар тарафыннан язып алынган 100гә якын материал килеп керде. Плендагы солдатлар “Карурман”ны ана телендә җырлый. Илһам абый Шакиров аның сүзләрен үзгәртеп җырлый, ә без аны нәкъ шул солдатлар җырлаганча башкарабыз.

– Ә сезнең җырларны башкарсалар?

– Шатланам гына. Максатым шул бит. Бүген җырларның минусларын сораучылар күп. Үзешчән башкаручылар күп мөрәҗәгать итә. 50ләп җырның минусын яздырырга исәпләп торам. Ләкин бу эш матди чыгым таләп итә, ярдәм сорарга туры килә.

– Сезнең ансамбльне армия белән тиңлиләр. Ни өчен?

– Алар миңа йә җырчы, йә биюче генә булып килә дә, ансамбльдә барысына да өйрәнәләр. Бу көн артисты һәр яклап камил булырга тиеш. Ансамбльдә универсаль артистлар эшли: алар бии дә, җырлый да, музыка уен коралларында да уйный. Мин уку йортларында мондый юнәлештә факультет булдырыр идем. Дөрес, тәрбияләргә дә туры килә. Мин аларга: “Сәхнә – ул көзге”, – дим. Тамашачы синең кыяфәтеңнән дә, җырлавыңнан да, бию хәрәкәтләреңнән дә күңеленә ләззәт, тынычлык алып китәргә тиеш. Әгәр ул агрессия алып, тәрәзә төбенә барып хәмер эчә икән, мондый тамашачының булуыннан булмавы кыйммәтрәк. Нинди җырчыга нинди тамашачы килгәнен күзәтеп барам. Ансамбль концертларына зәвыклы тамашачы килә, Аллаһка шөкер. Без 45 илдә булдык. Мондый ансамбль Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә юк. Камиллек, профессиональ дәрәҗә һәм юнәлеш ягыннан да.

– Бүгенге эстрада турында ниләр уйлыйсыз? Айдар Фәйзрахмановның тамашачысы кимемәдеме?

– Үзең күреп торасың, эстрадада күп төрле тармаклар барлыкка килде. Бөтенесе дә милли аһәңне, телебезне саклауга хезмәт итә дип әйтеп булмый. Киресенчә, җыр-моңнарыбызны юкка чыгарырга юнәлдерелгәннәре дә бар. Шуңа күрә безгә бу юнәлештә бик акыллы булырга, борынгы ата-бабаларыбыздан килгән милли аһәңне, аның йөзен күрсәткән юнәлешне сакларга кирәк. Татарлыгыбыздан берникадәр тайпылабыз кебек. Заман җилләренә юлыгып, үзебезнең милли халәткә күбрәк игътибар бирергә кирәк дип уйлыйм. Бүген профессиональ җырчылар юкка чыкты диярлек. Минем дәвер һәм миңа кадәр булган җырчыларның барысы да югары дәрәҗәдәге профессиональ җырчылар иде. Эстрадага “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Мин сине шундый сагындым” җырлары белән килеп кердем. Күңелемне җылытканы шул: бу җырлар бүген дә актуаль. Тамашачымны югалттым дип тә уйламыйм, киресенчә, ул артканнан арта барды. Элек бер радио белән бер телевидение бар иде, хәзер исә алар артты, интернет формат та киң колач җәйде. Аларның барысында да Айдар Фәйзрахманов бар.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading