16+

Айгөл Бариева: "Үз эчемә бикләнергә бик куркам"

Ире Линар арабыздан киткәннән бирле Айгөл Бариева көн дә социаль челтәрдә аңа багышланган фото-видеолар урнаштыра. Аңлаган кешегә кыен түгел инде, Айгөл моны, беренчедән, кайгыдан акылдан язмаска, икенчедән, Линарның исемен мәңгеләштерү өчен эшли. 

Айгөл Бариева: "Үз эчемә бикләнергә бик куркам"

Ире Линар арабыздан киткәннән бирле Айгөл Бариева көн дә социаль челтәрдә аңа багышланган фото-видеолар урнаштыра. Аңлаган кешегә кыен түгел инде, Айгөл моны, беренчедән, кайгыдан акылдан язмаска, икенчедән, Линарның исемен мәңгеләштерү өчен эшли. 

Ә шулай да әшәке теллеләр йоклап ятмый. Шундый авыр вакытында да Айгөлгә тузга язмаган сүзләр язалар. Янәсе, ул үзен кызгануларын тели. Имеш, хайп, ягъни аудиториясен арттыру өчен куя. Мондый сүзләрне язу түгел, уйлау да мөмкин түгелдер ул. Хәер, Айгөлнең ярасына тоз салырга теләүчеләр ялгыша. Ул бу тормышта күп сынаулар үтте, аны ниндидер билгесез кешеләрнең мәгънәсез смслары сындыра алмаячак. 

“Шушы вакыт эчендә меңләгән кеше кайгымны уртаклашты. Һәм бары өч кеше начар смс язды. Минем турында начар уйлыйлар икән, бу аларның эше. Ләкин Аллаһы Тәгалә бар. Кылган гамәлләрне ул күрә, белә. Линар турында бик күп язачакмын әле. Линар белән озак яшәмәсәк тә, мин бик бәхетле. Әти үлгәч, әнием үз эченә бикләнде. Бу хәлләр үз башымнан узды. Моның ничек тәмамланганын беләм. Үз эчемә бикләнергә бик куркам, шуңа күрә гел сөйлим, куям, үземне кая куярга белмим. Мин – ачык кеше, мин бөтен булганы белән уртаклашам, барысын да күрсәтәм, төшерәм”, - дип язган Айгөл. 
 

Язмага реакция белдерегез

24

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айгөл болай да популяр ул. Балаларың исән сау булсын. Үзеңә тик сабырлык, сәламәтлек телибез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Уз башыннан кичергэн кеше генэ ан, лый, Айгол, кайгыгызны уртаклашам, ходай исэнлек бирсен, амин.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Урыннары ожмахта булсын. Бик авыр халэт. Алга барырга кирэк, кеше торле шуна комментарии лар торле. Сезгэ Сабырлык, саулык. Языгыз, без укырбыз. Балаларыгыз га бэхет, алар сезнен белэн, дусларыгыз, яраткан тамашачыгыз. Бик яратам сезне. ???

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик дорес эшлисен Айгол, минада ник кирэк,кемгэ кирэк синен фото,видеолар диеп дус булып йоргэн куршелэр яза,э мин яратам доньянын,сезне барыгызныда,мина шулай ошый яшэргэ, языгыз укыйбыз,карыйбыз,сина бэхетле тормыш телибез,э Ленарын гомер буена сине куклэрдэн кузэтеп,соенеп,сина коч, дэрт биреп торыр алла бирсэ!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Уз эченэ биклэнеп мескен булып яшэгэнен курэселэре килэдер,кызганычка каршы андый кешелэр бар икэн бит эле ул арабызда!Ин кызганычка андыйларнын дусларыбыз арасында булулары!Айгелебезгэ сабырлык!

            Мөһим

            loading