16+

Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “BEZ” телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина – бик яшьли тол калган, үз көче белән төптән күтәрелгән тырыш, уңган хатын-кыз. Айгөл белән тормышындагы иң авыр елларын искә алдык...

Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “BEZ” телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина – бик яшьли тол калган, үз көче белән төптән күтәрелгән тырыш, уңган хатын-кыз. Айгөл белән тормышындагы иң авыр елларын искә алдык...

– Айгөл, булачак ирең белән ничек таныштың?

–19 яшемдә кияүгә чыктым. Икенче курста укыган чак. Шул елны укытучым Шамил абый Бариев вафат булды. Шуннан соң, укуга дәрт сүнде, бик авыр булды. Шамил абыйны шулкадәр ярата идем... Буранлы кыш иде. Юлларны яптылар, авылга кайтып булмый. Иптәш кызларым үзләренә кунакка чакырды. Хәзер төгәл хәтерләмим, кемнеңдер туган көне иде. Шунда булачак ирем Фәнис тә килде. Ул Чаллыда ЮХИДИда эшли иде. Казанга сессиягә килгән булган. Шул кичне Фәнис өйгә озата кайтты. Аңа 25 яшь иде, миннән 6 яшькә өлкәнрәк.

– Өйләнешүегез бик тиз булган...

– Җәй көне концерт белән Актанышка бардым. Гомумән, беренче курстан ук гел төрле чараларга йөрдем. Безнең курста мин генә шундый актив идем. Актаныштан кайтышлый, Чаллыда Фәнис каршы алды да, әти-әнисе белән танышырга алып китте. Шулай итеп, Фәниснең туган ягы Балык Бистәсе районына киттек. Аннан соң ул үзе безгә килде. Шул арада сорарга да килделәр, никах та укыттык. Бик тиз булды шул. Август аенда ике көн рәттән туй гөрләттек. Әгәр кыш көне миңа: “Айгөл, син җәй көне кияүгә чыгасың”, – дисәләр, “Син шаштыңмы әллә?” – дияр идем. Шулай итеп, Чаллыга киттек, арендага алган фатирда яши башладык. Улыбыз Альфред шунда туды.

– Ә уку? Син – икенче генә курсны тәмамлаган студент...

– Укуны читтән торып тәмамларга туры килде. Көндезге бүлектән күчәргә гариза язарга баргач, калырга үгетләделәр. Фәнис белән дә сөйләшеп карадылар. Хәтта ярты ел ял бирәбез, имтиханнарыңны “автомат” рәвештә куябыз, дип тә әйттеләр. “Айгөл иле” пьесасында төп рольне дә тәкъдим иттеләр. Әмма Фәнис укытмады. Чаллы телевидениесенә эшкә кергән идем, анда да Фәнис озак эшләтмәде.

– Ни өчен?

– Бик нык көнләште. Эчте. Эчсә, холкы начар иде. Аек вакытта бик акыллы, ә эчсә, үзен-үзе белештермәс дәрәҗәгә җитә, кул күтәрә иде. Хәтта йөкле чагымда да кыйнады. Аннан бик курка идем. Чаллыда бер якыным да юк, бик кыен чаклар булды. Өйгә кайтып китәргә дә уйлаган идем, ләкин Фәнис ялынып калдырды. Айныган саен елый-елый гафу үтенә иде. Бала тугач та, бу хәлләр дәвам итте. Кесәсендә акча булса, өйгә кайтмыйча йөрде, ике-өч көнгә юкка чыга иде. Шул чакта кайтмаса ярар иде, бераз тыныч булыр иде дия идем. Эчеп йөргәч, эшеннән кудылар.

– Нинди акчага яшәдегез?

– Эчүдән дәвалангач, аның туганнары янына Кыргызстанга киттек. Балага биш ай иде. Чаллыда яшәгәндә алган җиһазларны туганнарның сараенда бикләп калдырган идек. Бер-ике ай яшәгәннән соң, Фәнис шуларны сатып, акча алып килергә дип Чаллыга кайтып китте. Чөнки Кыргызстанда барысы да бик арзан, теге акчага хәтта йорт та алырга була иде. Ләкин Фәнис бер айга югалды. Бөтен әйберне, бармагындагы балдакны да сатып эчкән. Безнең янга бер тиен акчасыз килде. Бу хәлләрдән соң, әниләргә кайтып китүдән башка чарам калмады.

– Фәнис ничек җибәрде?

– Фәниснең әнисе шәл бәйләргә өйрәткән иде. Бер-ике шәл сатып, поездга акча юнәтеп, кайтырга җыендым. Киемнәрне элекке шакмаклы зур сумкага тутырдым. Китүем турында Фәнискә сиздермәдем. Әмма иртә белән туган апасы Фәнискә китүемне әйтте. Фәнис баланы тартып алды, җибәрми. “Әти белән әнине сагындым, аннары киләм”, – дип елагач кына җибәрде безне. Поездга үзе озатып куйды. Ярты әйберем Кыргызстанда калды, чөнки кулымда ун айлык бала бар. Юлда кайтканда, кеше бик булышты. Казанга кайтып төшкәндә, акчам юк иде. Трамвайда да очраклы кешеләр түләде. Үзем белән алган ризыклар бозылып бетте, тамак та ачты. Әле дә ярый улым күкрәк сөте ашады.

– Кире Кыргызстанга бармагансыңдыр бит?

– Юк, әлбәттә. Берәр айдан соң Фәнис үзе кайтты. Әтиләр каршында гафу үтенеп, ялынып-ялваргач, безне Чаллыга алып китте. Тик ул анда да эчүен дәвам иткәч, яңадан авылга кайттым.

– Фәнис фаҗигале төстә вафат булган...

– Мин авылга кайтып киткән көздә ул хәбәрсез югалды. Аның гәүдәсен май аенда гына Мамадыш районында каенлыкта таптылар. Кыш буе кар астында яткан. Аны документлары аша гына таныганнар. Кем үтергәнен таба алмадылар. Фәниснең урыны оҗмахта булсын. Ул – баламның әтисе, күңел түрендәге бер урында тора.

– Алга таба ничек яшәдең?

– Башта авылдан Казанга йөреп, “ашыгыч ярдәм” станциясендә идән юдым. Йөреп булмый башлагач, совхозда сыер саудым. Аннан соң Арча кызы Миләүшә Арчага чакырды. Баланы авылда калдырып, шунда киттем. Районның мәдәният йортына режиссер булып эшкә кердем. Башта Миләүшәләрдә, аннары бер әбидә яшәдем. Апрель ахырында СПТУның барагына ике студент кыз янына керттеләр. Шунда ук улымны алып килдем, балалар бакчасына урнаштырдым. Арчада өч ел яшәдек. Ул бүлмә әле дә төшемә керә. Курку калган. “И, Ходаем, үз почмагымны бир”, – дип гел сорый идем.

– Арчадан Казанга күченгәч, тормышың җайлана кебек...

– Рөстәм Закиров Арчага кайткан саен: “И, Айгөл, син монда бетәсең. Кил Казанга”, – дия иде. Казанга килгәч, җәй көне Оргсинтезның ял базасында мәдәни чаралар оештыручысы булып эшләдем. Анда да бүлмә бирделәр. Аннары НКЦга методист булып урнаштым. Улым белән элемтә техникумының торак бүлмәсендә яшәдек. Баланы балалар бакчасына бирдем. Альфред гел бер үзе үсте. Мин киткәндә дә, кайтканда да бала йоклый иде. Алны-ялны белмичә көне-төне эшләдем. Казан шәһәр филармониясенә урнашу – минем өчен зур уңыш булды. Теләсә кайсы банкетны алып барырга әзер идем. Методист булып ике ел эшләгәннән соң, бүлек мөдире итеп куйдылар. Эшләгәнемне күрептер инде, ике елдан соң, Ринат Зиннурович Казан шәһәр филармониясе директоры вазифасын тәкъдим итте. Анда алты ел эшләдем. Акчаны тиенләп җыеп, машина, ипотекага фатир алдым.
 

- Икенче тапкыр кияүгә чыгарга ничек тәвәккәлләдең?

- Илдар – Ташкент егете, миннән җиде яшькә кечерәк. Һөнәре буенча ул – хәрби. Артымнан ике ел йөрде. Әти-әнисе бик каршы иде, чөнки мин – балалы хатын, өстәвенә аннан өлкәнрәк. “Кем мине шулай яратыр тагын? Яшем дә бара” – дидем дә, Илдарга кияүгә чыгарга булдым.

- Илдар белән Альфред уртак телне тиз таптымы?

- Ул вакытта Альфредка 12 яшь иде. Илдарга баштан ук “әти” диде. Бик авыр булды. Тик әкренләп бар да җайлашты. Чит баланы үз баласы кебек якын иткән ирләргә исән вакытта һәйкәл куярга кирәк дип саныйм. Бик күпләр чит баланы үз баласы кебек кабул итә алмый, ә Илдар Альфредны яратты, үзенеке кебек үстерде. Илдар – ныклы терәгем, таянычым, гаиләбезнең тоткысы.

- Илдар белән уртак балагыз тугач, улың белән мөнәсәбәтләре бозылмадымы?

- Әминә бер елдан соң туды. Юк, бозылмады. Киресенчә, аларның мөнәсәбәтләре елдан-ел ныгыды. Армиядән кайтышына Илдар Альфредка машина алып куйды. Илдар балалар өчен үлеп тора. Кызыбыз җиденче сыйныфка бара, нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Альфредка 26 яшь тула, ипотекага алган фатирда аерым яши. Шәхси оешмада компьютер белгече булып эшли.

- Син бәхетлеме, Айгөл?

- Аллаһка шөкер! Илдар да бик тырыш, үзем дә түбәннән, үз тырышлыгым белән күтәрелдем. Бүген җитеш тормышта, үз йортыбыз белән яшибез. Әнием сау-сәламәт, бертуган апам, игезәк энеләрем исән-сау, Аллаһыма мең шөкер!

P.S. Редакция рөхсәтеннән башка күчереп алу тыела.

Язмага реакция белдерегез

25

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик күпне күргән икән җанашым,алдаг көнеңдә бәхетләреңне ачык кылсын Аллаһе Тәгалә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Иии балакем...курмэгэнен бер дэ калмаган... ЙааРаббем,бэхете ташып торсын,саулык-сэламэтлек бир шул балага

      Мөһим

      loading