16+

Айсылу Габдинова: "Үземне үги кыз кебек хис иттем"

Татар эстрадасы артисты Айсылу Габдинова Кырымда ял итә. Аның бирегә беренче тапкыр баруы. Җырчы хис-кичерешләрен безгә дә сөйләде. 

Айсылу Габдинова: "Үземне үги кыз кебек хис иттем"

Татар эстрадасы артисты Айсылу Габдинова Кырымда ял итә. Аның бирегә беренче тапкыр баруы. Җырчы хис-кичерешләрен безгә дә сөйләде. 

“Быел беренче тапкыр Кырымга ял итәргә бардым. Тагын монда килерменме, юкмы - белмим. Юктыр дип уйлыйм. Беренчедән, шундый ук бәягә чит илдә һәм күпкә шәбрәк ял итеп, ашап, күңел ачып була. Икенчедән, безнең халык кунакчыл түгел диимме соң... Төрекләр, мәсәлән, гел ачык йөз, җылы сүз белән каршы ала. Ә монда, бигрәк тә миңа иң башта эләккән Кырым татарларында, мин үземне үги кыз итеп хис иттем. Гәрчә мин аларга акча түләдем. Бәяләр кыйбат, бөтен җирдә чират”, - ди Айсылу.

Җырчы өчен ялның иң уңай ягы – ул диңгез. “Диңгез шәп, бернәрсә дә әйтеп булмый! Рәхәтләнеп су кереп, сәламәтләнеп кайтам, Аллаһ боерса”, - диде Айсылу.

Аның фикеренчә, Кырым шәһәрләре күпкә артта калган. “Безнең татарстанлыларга, татарларга эшләргә бирсәләр, алар бу якны ялтыратып, шәп итеп, ял итәрлек итеп ясап куяр иде! Казаныбыздан да матуррак жир юк инде”, - диде безгә җырчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading