Шәһри Казан

Айваз Садыйров: "Дин белән мөнәсәбәтемне якынайттым"

Айваз Садыйров - киңкырлы талант иясе. Аны “Татар радиосы” баш мөхәррире, алып баручысы, музыкаль тапшыру һәм концертлар алып баручысы буларак беләләр.

Ләкин Айваз берникадәр вакыт телеэкраннан һәм радиодан югалып торды. Баксаң, ул “Тәртип” радиосында хезмәт куя икән. Биредә Айваз Садыйров башкарма продюсер вазыйфасын башкара. Айваз белән “Тәртип”кә ничек килеп эләгүе, радиода нинди эшләр башкаруы турында сөйләштек.

- Айваз, гомумән алганда, радиода эшләү тәҗрибәң күпме?

- Рәсми рәвештә 2010 елдан ди-джей булып эшли башладым. Ул елны Арча радиосына килдем. Бер ел эшләгәннән соң, 2011 елда “Татар радиосы”на урнаштым. Анда 9 ел эшләдем. Ләкин радио белән дуслык Арча радиосыннан гына башланмады. Хәтерләсәгез, элек “Яшьләр” радиосы дигән интернет проект бар иде. 2007 елда шул радионы оештырып җибәрдем. Алып баручы буларак үземне шунда сынап карадым. Анда Мәскәү, Казан, Уфа һәм башка төбәкләрдән яшьләр ди-джей булып сөйләде. Арча радиосына мин инде әзер ди-джей булып килдем. 

- Радио алып баручысы һөнәрен сайлавың очраклы түгел дип беләм.

Бишенче сыйныфларда укыганда, әтигә өйдә эшләүче радиостанция кордырттым. Үземнең бүлмәдә магнитофон, залда рупор куелды. Кунаклар килә иде дә, мин аларның теләкләрен язып алып радиодан сөйлим, алар табын артында тыңлый иде. Аннан магнитофоннан җыр куя идем. Әни – иҗат кешесе, ул җырларга ярата, яшь вакытында театрлар куеп йөргән. Театр бүлегенә укырга керергә хыялланган, әле дә иҗат дип үлеп тора. Әти – радиоинженер, ул радионың ничек эшләвен, чыбыкларның кайда тоташуын белә. Радионың ничек эшләгәнен белгән һәм иҗат белән шөгыльләнгән кешедән кем туа ала? Бары тик радиода эшләүче иҗат кешесе! 

- “Татар радиосы” кебек күңел ачуга корылган радиодан җитди рухтагы “Тәртип” радиосына кереп китү авыр булмадымы? 

Юк, киресенчә. Социаль челтәрдә күзәтеп баручылар соңгы вакытта күңел халәтемнең үзгәрүен сизгәндер. Мин хәтта алып бару эшчәнлегемдә дә хәләл форматка күчтем. Дин белән мөнәсәбәтне якынайттым. Танышларым арасында дин белән бәйле кешеләр арта башлады. Бәлки бу яшь барган саен фикерләү үзгәрү белән бәйледер. Миндә кыйммәтләр алмашы булды. Бу халәт моңа кадәр эшләгән радиостанциядә башланган иде. Эстрада концертларына караганда, театрга яки джаз, симфоник оркестр концертларына өстенлек бирә идем. Китапка мәхәббәт үсте. Бер яктан, шушы күңел халәте радиостанция белән саубуллашырга этәргеч бирсә, икенчедән, бу халәтемне башка эшчәнлектә чагылдыру мөмкинлеге туды. Берсен дә начар яки яхшыга бүләсем килми. Иҗат иркенлеге тормышымны тагын да түгәрәкләде. Тормышымда сораулар туса, җавапны Аллаһы Тәгаләдән фактлар белән каршыма китереп куюын сорыйм.

- “Татар радиосы”ннан китүеңнең сәбәбе дин белән бәйле булдымы?

Реклама

- Ул гына түгел. Радиода җитәкче белән мөхәррирлек вазыйфаларын бергә алып барганнан соң, җитәкче генә булып эшләргә тәкъдим ителде. Ләкин бу тәкъдимнең минем өчен иң зур куркыныч шунда: бу вазыйфа мине тулысынча иҗаттан аерачак иде. Иҗат дигәндә, яңа эфир сеткасы, яңа проектлар булдыруны күздә тотам. Ә директор әзер продуктны халыкка җиткерү, радиостанциягә акча китерүне кайгырта. Мин үземне административ эш башкаручы буларак күрмим. Минем очракта, иҗатка урын калырга тиеш.

- “Тәртип”тә материалга кытлык юкмы?

- 2008 елдан бирле эшләп килүче радионың базасы бай. Ризәлә апа эшчәнлеген иң кыен вакытларда - интернетта, аннары “Болгар радиосы” эфирында дәвам иткәндә дә гел эзләнүдә, гел иҗатта булган. Шуңа күрә бүгенге көндә яңа продукт чыгармыйча эшләсәң дә, берничә елга җитәрлек материал бар анда. 

- Радионың пиары, ягъни радионы һәм аның проектларын таныту белән кем шөгыльләнә?

- Пиар бүлеге җитәкчесе булып радиога шулай ук минем белән бергә “Татар радиосы”нда эшләгән Айсылу Лерон килде. Айсылуны бик озак еллар беләм. Эшенә җаваплы караучы, алдынгы карашлы шәхес. Радиога дөрес реклама белән пиар кирәк. Әгәр үзенең социаль челтәре, интернет сайты булмаса, бүгенге көндә радиостанция яши дә алмас иде. Бу – замана таләбе. Конкуренция булганлыктан, радиостанция киңкырлыга әйләнә. Бу газета-журналлар өлкәсендә дә шулай. Кешене җәлеп итеп тотарга кирәк. 

- Айваз, “Тәртип” тыңлаучыларына нәрсәләр вәгъдә итәсез?

- Алдан кычкырып вәгъдә итәсе килми. Кеше үзе тыңлап, үзе кабул итеп нәтиҗә ясарга тиеш. Ул программаларны тыңлап кабул итү өчен аерым бер күңел халәте, аерым бер үсеш кирәк. Шунысы куандыра: бүгенге яшьләр милли үсештә. Аларда яшьтән үк милләтнең асыл чагылышларына кызыксыну бар, театрга йөриләр, борынгы җырлар тыңлыйлар, милли кием кияләр. Безнең тапшыруларны тыңлаган кеше “Тәртип”нең матур һәм бер үк вакытта мәгънәле, сыйфатлы радио икәненә төшенер. Ә моңа кадәр “Тәртип”не яратып тыңлаучыларның бездән көткән өметләрен аклаучы тапшырулар тәкъдим итәрбез.

“Тәртип” - үткәннән үткәнгә күпер салучы радио. Максатыбыз - татарның элеккеге әдәби, милли, мәдәни, тарихи җыр мирасын түкми-чәчми алдагы буынга тапшыру. Күпме хезмәт куеп иҗат ителгән әсәрләр тарих катламнары астында кала. Андый мирас югалырга тиеш түгел. Без шуны дөрес тәкъдим итеп, яңа буынга тапшырырга тиеш. 

Эльвира ШАКИРОВА

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: