16+

Азат Абитовка операция булган!

Ваһапов фестивале лауреаты, талантлы җырчы Азат Абитов 10 елга кичектерелгән операциясен быел ясаткан.

Ваһапов фестивале лауреаты, талантлы җырчы Азат Абитов 10 елга кичектерелгән операциясен быел ясаткан.

1 сентябрь көнне җырчы Инстаграмга “кемдер бүген беренче тапкыр мәктәпкә бара, ә кемдер беренче тапкыр операция өстәленә ята”, дип фото урнаштырды. Азаттан “ни булды?” дип сорадык, әмма ул безгә “иртәгә барысын да аңлатып язармын” дип җавап бирде.

Җавап озак көттермәде, Азатның Инстаграм сәхифәсендә пәйда булды.

"Кемнәр минем иҗатны күзәтеп бара, алар белә: мин үлеп футбол яратам. Һәм бу мәхәббәт нәтиҗәсез калмады: 2010 нчы елда мин теземнең связкаларын өздердем. Операция күптән планлаштырылган, ул күптән кирәк иде, әмма төрле сәбәбләр аркасында, 10 елдан соң гына ясаттым. Моңа мин бик шат (шуңа фотода бәхетле күренәмдер)?

Операция әйбәт үтте, диделәр. Ләкин "без уйлаганнан әз генә авыррак килеп чыкты", диде табиб. Минем связкаларны алыштырдылар. Икенче аякка да шундый операция кирәк, анысы 2017нче елда өзелде. Әле 7 ел түзеп була!

Үзегезне, аяк-кулларыгызны саклагыз, дуслар, табибларга вакытында мөрәҗәгать итегез!
Ә минем хәлем хәзер әйбәт: тиздән өйгә кайтам һәм гастрольләргә әзерләнә башлыйм.

Күптән көтелгән операция узды, хәзер күптән көтелгән концертлар җитә, Алла бирса!
Сентябрьның икенче өлешендә сәхнәдә очрашырбыз!” - дип язган Азат Абитов.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Исәнмесез? Дуслар, кичәге посттан соң борчылып язучы/шалтыратучылар бик күп булды. Тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсе килә, борчылганыгыз һәм ихлас теләкләрегез өчен? Ә хәзер барысын да аңлатам?? Кемнәр минем иҗатны күзәтеп бара, алар белә: мин үлеп футбол яратам⚽ Һәм бу мәхәббәт нәтиҗәсез калмады: 2010 нчы елда мин теземнең связкаларын өздердем. Операция күптән планлаштырылган, ул күптән кирәк иде, әмма төрле сәбәбләр аркасында, 10 елдан соң гына ясаттым. Моңа мин бик шат (шуңа фотода бәхетле күренәмдер)? Операция әйбәт үтте, диделәр, ләкин "Без уйлаганнан әз генә авыррак килеп чыкты", диде табиб. Минем связкаларны алыштырдылар һәм мениск удалить иттеләр??‍♂️ Икенче аякка да шундый операция кирәк, ансы 2017нче елда өзелде! Так что, әле 7 ел түзеп була ? Менә шулай? Шуның өчен үзегезне, аяк-кулларыгызны саклагыз, дуслар, табибларга вакытында мөрәҗәгать итегез? Ә минем хәлем хәзер әйбәт: тиздән өйгә кайтам һәм гастрольләргә әзерләнә башлыйм? Күптән көтелгән операция узды, хәзер күптән көтелгән концертлар җитә, Алла бирса? Сентябрьның икенче өлешендә сәхнәдә очрашырбыз! ? Тагын бер тапкыр барыгызга да зур РӘХМӘТ? #операция #больничный #АзатАбитов

Публикация от Азат Абитов (@azat_abitov)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading