Шәһри Казан

«Болгар» радиосы ди-джее Наилә Гыйбадуллина кызын мәктәпкә әзерли

- Иң зур яңалыгым - быел кызым Камилә укырга керәчәк. Отпускны да махсус шуның өчен сентябрьдә алдым. Ял итәргә, бәлки, кышын барырбыз. I сыйныфларның өстәмә бер атна каникулы була икән. Элек буш вакытта китап укырга яратсам, хәзер яңа шөгылем барлыкка килде. «Алмазная живопись» - төсле ташлардан картина чигәм. Рәхәт, тынычландыра,...

- Иң зур яңалыгым - быел кызым Камилә укырга керәчәк. Отпускны да махсус шуның өчен сентябрьдә алдым. Ял итәргә, бәлки, кышын барырбыз. I сыйныфларның өстәмә бер атна каникулы була икән. Элек буш вакытта китап укырга яратсам, хәзер яңа шөгылем барлыкка килде. «Алмазная живопись» - төсле ташлардан картина чигәм. Рәхәт, тынычландыра, фикер сөреше дә үзгәрә хәтта.
Камилә әле Мөслимдә авылда, әби-бабасы янында. «Укырга керергә ике атна калгач килермен», - ди. Бер ел буена әзерлек дәресләренә йөрдек. Туяр дигән идем, юк - мәктәпкә барырга атлыгып тора, укый-яза белә. Авылда әбисенә көн саен бер шигырь укый икән. Мәктәп формасы да, башка кирәк-яраклар да алмадык әле. «Өлгерәбез», - ди әтисе.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: