16+

“Чәч күчереп утырту 5 сәгатькә сузылды”

“Татар радиосы”ның элеккеге баш мөхәррире, танылган алып баручы Рамил Шәрәфиев чәч күчереп утырту операциясен ясаткан.

“Чәч  күчереп утырту 5 сәгатькә сузылды”

“Татар радиосы”ның элеккеге баш мөхәррире, танылган алып баручы Рамил Шәрәфиев чәч күчереп утырту операциясен ясаткан.

Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте. Рамил тәҗрибәсе белән уртаклашты.

- Казанда 2 клиника белән аралаштым. Икесенә дә консультациягә бардым. Берсе белән килешеп беткән идек тә, тик дусларымның киңәшләрен тыңларга булдым. Клиникада бу процедураны Әбри Хәбриев, дустым Илшат та ясатты, аларның сүзләренә ышанып, Аллага тапшырдык инде. Операциягә кадәр 2 тапкыр консультация булды. Барысында санадылар, үлчәделәр, бәясен исәпләделәр. 

Операцияне 3 этапка бүлеп карарга мөмкин.
1 этап: Операциягә килгән көнне чәчне кырып бетерәләр. Донор зонасын (чәчләрне ала торган урын) бритва белән кыралар. Махсус тимер аппарат белән сирәкләтеп чәчләрне алалар. Бу эшне ике кеше башкара. Алынган чәчләрне махсус катнашмага тезеп куялар. Донор зонасына мазь сылап, бәйләп куялар. Бу этап якынча 2 сәгать вакытны ала.
2 этап: Чәч утыртасы урынны өшетәләр. Махсус аппарат белән тишекләр ясыйлар. Чәчләрне утыртырга урыннар әзерлиләр. Бу эш 40 минутка сузылды.
3 этап: Ясалган тишекләргә чәч утырту. Бу этап та якынча 2 сәгатькә сузылды. Нәтиҗәдә, чәч утырту 5 сәгатькә тулды, дисәң дә була.

- Авыртамы?
- Әлеге процедура үзе авыртмый, ләкин башның алгы өлешенә анестезия ясаганда авырттырды. Үзегез беләсез, башта сөяк белән тире арасы зур түгел. Анда энә кадагач, корт чаккан кебек. 

- Кыйммәткә төштеме? 
- Бәя күчереп утыртасы чәчләр саныннан тора. Әлеге процедураның бәясе 50 меңнән алып 120 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.

- Әлеге процедураны ясатканнан соң, нәрсә эшләргә ярамый?
- Операциядән соң 10 сәгать иелергә ярамый. Димәк, йокы да тыела. 2 көн башта бәйләвеч тора, 3 көннән соң башка су тидерергә мөмкин. Ике атна тирләтә торган эш, спорт күнегүләре белән шөгыльләнергә рөхсәт ителми. 2-3 ай сауна, мунча, бассейн турында онытып торырга кирәк. 1 атнадан соң чәчне кистерергә ярый. Махсус шампунь, витаминнар исемлеген язып бирделәр. Шулай ук операциядән соң беренче 3 айны плазмотерапия ясарга кирәк. Бу каннан плазманы аерып, кире чәч төпләренә кадауны күз алдында тота.

- Ә дин күзлегеннән моңа нинди караш икән
- Кеше ясата дип операциягә барып булмый бит. Без мөселманнар буларак Шәригать кануннарын үтәргә тиеш. Бу өлкәдә белем җитеп бетмәү сәбәпле, 2 хәзрәткә мөрәҗәгать иттем. “Бернинди каршылыгы да юк. Иң мөһиме - үз чәчләрегез булсын”, - дип җавап бирделәр, - дип уртаклашты Рамил.

Илгизә Галиуллина әзерләде

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading