16+

Чулпан Йосыпова: "Хисләр янып-көеп юкка чыкты"

25 февраля 2022, 11:07
19688
4
23
Уку өчен 4 минут

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова – Пермь өлкәсе Барда районы кызы. Моңлы булып туган кешенең язмышы да үзенчәлекле була диләр. Чулпан яшь булуына карамастан, гаилә тормышының ачысын да, төчесен дә татыган.

Чулпан Йосыпова: "Хисләр янып-көеп юкка чыкты"

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова – Пермь өлкәсе Барда районы кызы. Моңлы булып туган кешенең язмышы да үзенчәлекле була диләр. Чулпан яшь булуына карамастан, гаилә тормышының ачысын да, төчесен дә татыган.

– Чулпан, син бик яшьли кияүгә чыктың...

– Безне шулай тәрбияләделәр: бер очрашкан кеше белән генә булырга, шуңа кияүгә чыгып, гомер буе бергә яшәргә тиешсең. 19 яшемдә кияүгә чыктым. Ике ел баласыз яшәдек, шуның аркасында шактый хастаханәдә ятарга туры килде. Бәлки Аллаһы Тәгалә миңа шул рәвешле кисәтү ясарга теләгәндер. Солтанның туган көнен 15 майга билгеләгәннәр иде. Ул көнне мин җырлап йөрдем әле. Артистлар: “Кайчан табасың?” – дип сорагач, бүген дидем. Ләкин Солтан 23 майда гына туды.

– Ирең белән бергә озак яшәмәдегез дип беләм.

– Яшәдек, дип тә әйтеп булмый аны, чөнки беребез – Казанда, икенчебез Пермьдә иде. Солтанга өч ай булганда, законлы рәвештә аерылыштык. Хәзер ул чакларны искә аласы да килми. Кешене гафу итә белергә кирәк дип уйлыйм. Мин гафу иттем. Хәзер үз тормышым белән яшим.

– Син аны яраттыңмы?

– Яраттым дип уйламыйм, чөнки яраткан кешегә карата хисләр сүнми ул, ә минеке янып-көеп юкка чыкты.

– Аерылышу карарын кабул итү авыр булдымы?

– Гаилә таркалганчы ук психологка йөрдем, чөнки авырлы чакта ук аерылышырга теләдем. Психолог: “Аерыл”, – диде. Ир генә гаепле булды дип әйтә алмыйм. Миндә дә гаеп булгандыр. Янымда әти-әнием, улым булуы яшәргә көч бирде.

– Ул Солтан белән аралашамы?

– Юк. Хәзер аның үз гаиләсе бар. Бәхетле булсыннар. Аның балага булышуы кирәкми дә, безнең бар да яхшы, Аллаһка шөкер.

– Моннан берничә ел элек туган көнеңдә машинаңа ут төрткәннәр иде. Моны кем эшләве ачыкландымы?

– Юк, ул эшне яптырдым. Аллаһы Тәгалә барысын да күрә. Бу хәл нәкъ туган көнемдә – 12 июльдә 00:00 сәгатьтә булды. Машинама бензин сибеп ут төрттеләр. Әле дә ярый ут йортка күчмәде, вакытында сүндерделәр. Кем икәнен чамалыйм, әмма кулыннан тотмагач, әйтеп булмый.

– Хәзерге ирең Фидан белән ничек таныштыгыз?

– Инде ирләрдән ваз кичкән идем. Беркөнне иҗатташ дустым Илназар дустын ияртеп кунакка килде. Ә мин өйдә чит кеше булганны бөтенләй яратмыйм. Илназарга моның өчен бик ачуым килде, тетмәсен теттем. Дусты Фидан булып чыкты. Шул көнне, кияүгә чыкмыйм, үзем генә булам, дип сөйләнеп утырган идем, танышып 17 көн узгач, Фиданга кияүгә чыктым. Арчада яшәүче әнисе янына алып кайтты да: “Әни, бу – Чулпан, мин аны яратам, синең хәер-фатыйхаңны алырга кайттык”, – диде. Аннары әти-әниемнән кулымны сорады. Мин болай тиз кавышырбыз дип уйламадым, билгеле. Әмма аңа чын күңелемнән ышандым.

– Ничек шулай тиз арада ышанычыңны яулады?

– Ул бөтенләй башка төрле кеше. Фидан – кешелекле, сабыр. Артист өчен анысы да мөһим. Яше дә, тәҗрибәсе дә бар. Танышканның икенче көнендә үк языша башладык.

– Солтан белән мөнәсәбәтләре ничек?

– Бик әйбәт. Уртак телне тиз таптылар. Солтан аңа “әти” дип эндәшә. Безгә килер алдыннан Фидан төшендә ир бала белән кара чәчле яшь хатын-кызны күргән булган. Күрешкәч, шул төшне искә алды.

– Фиданның синнән 16 яшькә өлкән булуы куркытмадымы?

– Юк, ул турыда хәтта уйламадым да. Әти белән әнинең дә яшь аермасы нәкъ шулай ук 16 яшь. Һәм алар да өйләнешкәндә, безнең яшьтә булган. Миңа 9 ай булганда, әниләр яңа өйгә күченгән. Без дә икенче улыбыз Вагыйзгә 9 ай тулгач, яңа йортыбызга күчендек.

– Йорт салу арзанга төшмәгәндер?

– Башта Фиданның фатирында яшәдек. Әниләрнең йорты янәшәсендә җир сатылгач, тиз арада фатирны сатып, шул җирне алып куйдык. Үземнең дә өем бар иде, аны да саттык. Өй төзелеп беткәнче, әти-әниләрдә яшәп тордык. Өйдәге ремонт эшләренең күбесен Фидан үзе ясады. 

– Ул хәзер концертларыңның директоры икән?

– Дөресен генә әйткәндә, Фидан белән бергә эшләсәк ярар иде дигән уйда булдым. Теләгем чынга ашты, хәзер бергә эшлибез. Концертларны ул сөйләшә, төркемне алып бара, алып кайта, аппаратурада да үзе утыра.

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

23

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

4

  • аватар Без имени

    5

    0

    Бэхетле булсыннар,хатын-кызнын унбер чырасы була ,берсе кабынмаса икенчесе кабына дилэр,татулык телим,балаларын исэн-сау устерсеннэр!

    • аватар Без имени

      4

      0

      Бэхете булсыннар

      • аватар Без имени

        6

        0

        Байлыкта,муллыкта,татулыкта,тазалыкта,бэхетле гаилэ булып,тигез гомер итсеннэр.

        • аватар Без имени

          1

          0

          Хатын-кыз бәхетле булырга тиеш!

          Мөһим

          loading