Шәһри Казан

Данир Сабиров: «Йөргән кызым дустыма кияүгә чыкты»

...Әнисе түргә узды. Чәй эчтеләр, авыл хәлләрен сөйләштеләр. Ятып тордылар. Китте өченче сәгать... Һава җитми, бөгелеп басып тору билгә бәрде, аяк әллә нәрсә эшләде шунда. Авылларында кем туган, кайсы үлгән – бөтен яңалыкларны да беләм. Ә мин утырам хаман шкаф эчендә: ни үле түгел, ни тере түгел...

Дәвамы. Башы: Данир Сабиров: «Укытучымны яраттым»

20нче бүлек
Селкенә дә алмыйча.
“Базарга чыгып кайтабызмы соң?” – дип әнисенең кызына эндәшүе йөрәккәемә май булып ятты. Хатын-кыз озак бит инде, 20 минутлап җыенганнардыр. Чыкканда укытучы апа ишек йозагын бикләгән кыяфәт ясап шыгырдатты да, киттеләр болар.
Чыктым шкафтан, аяк йөрми бит. Оеган, гәүдәмне тотмый. Ә миңа хәзер тиз генә киенергә дә, чыгып чабарга кирәк. Эзлим-эзлим, киемемне таба алмыйм.
Инде бөтен өйне актарып чыккач, беләсезме, кайдан таптым?! Балконында торган иске холодильниктан.
Шул очрашудан соң хисләр дә сүрелде. Икебез ике шәһәрдә булып, мәхәббәтне саклап калып булмады. Мин ул укытучыны күптән түгел Казанда “Колхоз базарында” күрдем. Бер үк үзбәктән җиләк-җимешләр алабыз булып чыкты.

21нче бүлек
...Хисле Данир тагы гашыйк булды! Бергә укыган кызга. Тик бу кыз гына мине кире кага бит. «Мин синдә егет күрмим, өмет итмә», – дип кабатлап тора иде. Әле ул чибәр кыз, сары чәчле. Нәрсәсе беләндер Миләүшәмә дә охшаган. Бик өлгер, биюдә дә миңа ярдәм итә иде – килеп чыкмаган элементларны бергәләп өйрәндек. Бүләк тотып янына керәм дә... “Киләчәгемне синең белән күрмим”, – дигән сүзләрне ишетеп, кәефсез чыгып китә идем. Аннан бүлмәгә кереп, егетләргә зарланам. Алар: “Кызлар шундый инде ул”, – дип тынычландырган булалар.
“Ярар, соңгы очрашуыбыз матур булсын”, – дип, чакырдым ул кызны кинога. Ә кинодан соң – романтический вечер. Кинотеатрга якын яшәгән егетләрнең фатирында. Малайлар алдан фатирны әзерләп куйдылар. Ул кызны шаккатырыр өчен “Вау эффект” ясарга кирәк бит. Базарга барып, 1 алма, 1 апельсин, 1 груша алып, шуны матур итеп кисеп... “Икея”дән – шәмнәр, “Магнит”тан шәраб...

Идәнгә клеенка кебек әйбер җәеп, шунда ризыкны куеп, шәмнәр яндырып... Әле бөтен җирдә роза лепестоклары. Чәчәккә акча юк, лепестокларны очсызга гына сатып бирәләр иде.
Бергә уздырган соңгы кичәбез шул булды.

Реклама

Һәм 1-2 елдан соң, беләсезме, нәрсә булды?! Егетләр янына бүлмәгә кереп, ул кызга зарлана идем, дидем бит?! Шул егетләрнең берсе белән очраша башламасыннармы?! Һәм эш туйга таба бара. Бөркөнне миңа дустым, ә элекке кызыма булачак ир буласы кеше миңа шалтыратып: "Данир, безнең туйны син алып бармассыңмы?” – димәсенме?!

Мин киң күңелле кеше бит инде. Ризалаштым. Бик күңелле булды. Әле туйдан соң элекке сөйгәнем: "Ник син иремә бөтен әйберне дә сөйләп бардың соң, ул бит хәзер миңа шуларны әйләндереп сөйли", - диде. Менә кем белгән соң анда: мин егетләр янына кереп зарланганда шуларның берсе аның ире булыр дип.

Әлеге гаилә белән бүгенге көндә дус-танә мөнәсәбәттә, аралашып яшибез.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: