16+

Данир Сабиров: «Укытучымны яраттым»

Укытучыга мәхәббәт шундый көчле иде ки, хәтта аңарда куна кала башладым  “Ничек була соң ул?” – дип аптырады инде әни бераз.

Данир Сабиров: «Укытучымны яраттым»

Укытучыга мәхәббәт шундый көчле иде ки, хәтта аңарда куна кала башладым  “Ничек була соң ул?” – дип аптырады инде әни бераз.

Ахыры. Башы: Данир Сабиров: «Шешә "сдавать" итеп акча эшләдек»
18нче бүлек

Әмма озак та тормый, ул кызны әти-әни белән таныштырдым, безнең гаилә бәйрәмнәренең кунаклары арасында ул да була иде.

Тик ул әти-әнисенә минем хакта сөйләргә курка иде. Бик курка иде. Һәм берсендә, мин бу кызда куна калганда, әнисе ишек шакымасынмы? Нәрсә эшләргә белмичә, 2нче каттан тәрәзәдән сикердем. Ай, үкчәләремне авырттырдым мин анда. Кайттым да, аякларымны кайнар суга тыктым. Шулай итеп үземә зыян гына салдым, чөнки кирәк булган аны салкынга тыгарга.
Мәктәптә безнең мөнәсәбәтләр турында беркем дә белми иде һәм без дә сиздертмәскә тырыштык.

19нчы бүлек
Имин генә мәктәпне тәмамладым. Көчле ударник булмасам да, өчлеләрсез. Өчле куйсалар, сыйныф җитәкчесе: “Булачак артистның язмышын бозмагыз”, – дип, төзәттерә иде.
Мәктәпне тәмамлаганда Габделфәт Сафин җырындагыча булды:
"...Үз укучысын яратып
Яратып туя алмаган..."
Укытучы апа белән саф хисле мәбәббәт дәвам итте. Мин Казанга укуга китүне ул бик авыр кабул итте. Хәтта елады. Казанда минем башка кызлар буласын ул аңлый иде.

Районнан “безгә кадрлар кирәк” дип, мине направление белән укырга җибәрделәр. Сәнгать институтының бию факультетына укырга кердем.
Яраткан кызым Азнакайда калды. Миңа да беренче мәлне бик авыр булды. Бер ай еладым да, түзмәдем, 3-4 көнгә Азнакайга кайтып киттем. Әлбәттә, туп-туры укытучы янына һәм, һәрвакыттагыча, аңарда куна калдым.
Иртән ишек шакыйлар. Әнисе авылдан килеп җитмәсенме?! Икенче каттан сикереп үкчәне авырттырганнан соң, бүтән сикерәсе килми. “Шкафка кереп торам да хәзер, әнигә чүп капчыгын бир, ул чүп ыргытканда чыгып сызармын”, – дип, тиз генә план кордым.

Иртә бит, мин трусикта гына. Шкаф эчендә шыгырдый торган полиэтиленга төрелгән ике мендәр. Тын да алмый, кием элә торган штангага тотынып торам. Час-пикта трамвайда барам мени...
Укытучы әнисенә ишекне ачты. Кочаклаштылар, хәлләрен сөйләштеләр. “Әни, чүпне генә чыгарып кер әле”, – ди бу.
"Авылдан килгән әнисен чүп түгәргә чыгарырга тора. Үзең түк", - димәсенме әнисе?!..

Фото: https://vk.com/danirsabirov_official

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading