16+

Дилә Нигъмәтуллина авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм итә

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина мөһим проект өстендә эшләвен һәм аның ачылышы уңаеннан Казанда концерт оештырырга җыенуын сөйләде.

Дилә Нигъмәтуллина авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм итә

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина мөһим проект өстендә эшләвен һәм аның ачылышы уңаеннан Казанда концерт оештырырга җыенуын сөйләде.

“Социаль челтәрдә күреп беләсездер инде, иптәш кызым онкология белән авырый. Табиблар аннан баш тартты, ярдәм итеп булмаячак диде. Ләкин Аллаһның ярдәме белән дустым терелә башлады, хәле сизелерлек яхшырды, күз генә тимәсен. Һәммәбез дә булдыра алганча аңа ярдәм итәбез, акчалар җыябыз”, - ди Дилә. 

Бу хәлдән соң Дилә ярдәмгә мохтаҗ булган хатын-кызлар өчен берничә партнеры белән “Ярдәмче” дигән cоциаль проект оештырырга булган. “Бу проект хәйрия белән дә шөгыльләнәчәк. Монда төрле юнәлештә хезмәт күрсәтүчеләр кушыла ала. Мин үзем “Ана һәм бала” дигән юнәлешне алып барачакмын”, - дип сөйләде Дилә.

“Ярдәмче” социаль проекты ачылу уңаеннан 3 июньдә Казанның “Чулпан” мәдәният үзәгендә эстраданың танылган артистлары катнашында концерт узачак. Керү ирекле.  

Сүз уңаеннан, 26 майда Диләнең туган көне булачак. Узган ел җырчы гомер бәйрәмен Казан ресторанында зурлап үткәргән иде. “Быел ирем, туган көнеңә планнар корма, без ул көнне Казанда булмаячакбыз, диде. Кая барачагыбызны әлегә үзем дә белмим”, - ди Дилә Нигъмәтуллина.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X