Шәһри Казан

Дилә Нигъмәтуллина Марат Мухин белән аерылышуының сәбәбен әйтте

Танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллина һәм аранжировкалар белән шөгыльләнүче Марат Мухин студент елларында таныша.

Ул вакытта Маратка 20, Диләгә 23 яшь була. Аларны иҗат берләштерә, кавыштыра. Өйләнешеп, алты ел торганнан соң кызлары Сәфинә туа. 

Әмма әлеге йолдызлы пар таркала. Бу хакта алар күпләр сыман кычкырып, сөйләп йөрми. Шуңа да Марат Мухинның икенче тапкыр гаилә коруын белгәч, күпләр шаккатты. 

Реклама

-Марат ул бик җиңел кеше. Ул конфликтларны бөтенләй яратмый, алардан китә торган кеше. Безнең тормыш та конфликтларсыз узды. Без аерылышу турында сөйләмәдек. Шуңа тамашачыга бу кинәт булып тоелды. Бер кеше дә яратмыйча өйләнешмидер. Мине бигрәк тә мәҗбүр итеп булмый. Марат та шундый. Без эшли башладык һәм Марат миңа, мин аңа гашыйк булдык. Мине аның әти-әниләре яратты. Минем әти-әнием аны кабул итте. Бөтен дусларым, иптәш кызлар, туганнарым белән әле дә аралаша. Булат белән бик якын дуслар. Без яшәгәндә, бергә озак яши алмавыбызны аңладык. Икебез ике дөнья кешесе. Без гаиләне саклап калырга бик тырышып карадык, - ди Дилә Нигъмәтуллина “Әй язмыш, язмыш” тапшыруында.
 
Җырчы шулай ук әнисе авырганда инде аерылышырга карар кылган булсалар да, элеккеге иренең акчалата да, рухи яктан да Диләгә ярдәм кулы сузуын һәм Маратка рәхмәтле булуын да әйтте. 

Фото: Интернет челтәреннән алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (4)
Осталось символов:
  • 22 ноябрь 2022 - 21:51
    Без имени
    Диля белэн Марат бик матур парлар булганнар . Жалко что аерылганнар .
  • 30 октябрь 2022 - 19:31
    Без имени
    Диләнең пары да төшеп калганнардан түгел.Бәхетле генә булсыннар.
  • 26 октябрь 2022 - 05:56
    Без имени
    Икесе дә бик чибәр булу бер- берсенә туры килү өчен иң мөһим шартмы?
  • 23 октябрь 2022 - 20:34
    Без имени
    Марат белэн хэзерге хатыны( Голия) ялгышмасам бик пар килгэннэр.Икесе дэ бик чибэрлэр. Тигез гомер итегез.