16+

Эльмира Кәлимуллина кияүдә булуын яшерә?

Бүген Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина катнашындагы матбугат очрашуы булды.

Эльмира Кәлимуллина кияүдә булуын яшерә?

Бүген Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина катнашындагы матбугат очрашуы булды.

Без, журналистлар, Эльмираны кияүдә түгел дип уйлый идек, әмма сөйләшү барышында аның хезмәттәшләреннән: «Концерт оештыру процессына Эльмираның ире Евгений да кушылды», – дигән җөмлә яңгырады. Шуннан соң журналистлар Эльмирадан ире турында күбрәк белергә теләп сорау бирде, тик җырчы шәхси тормышым турында бөтенләй сөйләмим, дип кырт кисте.

– Мин шәхси тормышым турында бөтенләй сөйләмим. Бу минем принциаль позициям, – диде ул башта.

Бераздан: «Ирегез иҗат тормышыгызда катнашамы?» – дигән сорауга ул: «Без ирем белән киңәшләшеп эшлибез, әлбәттә», – дип җавап бирде.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading