16+

Эльмира Сөләйманова: «Чукынып та, «бисмилла» укып та ятмыйбыз»

Эльмира Сөләйманова - башка милләт кешесенә кияүгә чыккан милли эстрададагы бердәнбер артист. Моның хакта ул TMTV телеканалында барган "Сер булып калсын" тапшыруында сөйләде.

Эльмира Сөләйманова: «Чукынып та, «бисмилла» укып та ятмыйбыз»

Эльмира Сөләйманова - башка милләт кешесенә кияүгә чыккан милли эстрададагы бердәнбер артист. Моның хакта ул TMTV телеканалында барган "Сер булып калсын" тапшыруында сөйләде.

- Урыс кешесенә кияүгә чыгасымны белгәч, тәүдә әни  каршы торды. Әмма никах укытачагыбызны ишеткәч, тынычланды. Әлбәттә, яшь чакта аны-моны уйлыйсың мени инде? Бар нәрсәгә дә җиңел карыйсың. Менә хәзер бераз авырлыклар туа: иремнең пасхасы икән, минем ураза... Аларга бу көнне эшләргә ярамый икән... Тегеләй икән, болай икән... Әмма мин каршы килмим. Өйдә тәреләр эленеп тормый, ә минем "Бисмилла" мин күрә торган җирдә генә. Чукынып та ятмыйбыз, "Бисмилла" да укыймыйбыз, әмма бер-беребезнең динне хөрмәт итәбез. Алдан ук сөйләшү шундый иде. Бәйрәмдә аның күкәен ашыйм. Әйе, мин ул йомырка буяуны кечкенәдән яратам. Бала чакта ахирәтләрем урыс иде, аларга карап кызыгып, без дә өйдә күкәй буядык.

Алла бер ул! Әни миңа "Кызым" ди, иремнең әнисе - "Доча", әмма мин бит барыбер Эльмира Сөләйманова булып калам. Сүз дә юк, өйгә мулла чакыртып, зурлап коръән ашы укытасы килә... Үз фатирым булгач, шулай итщрмен дип хыялланам инде.

Кызымнан: "Син татармы, урысмы дип саныйсың үзеңне?" - дип сорыйм. Ул: "Төгәл беркем дә түгел, ике милләтне дә якын күрәм", - ди. Әмма мин барыбер аның татарга кияүгә чыгуын, никахы булуын телим, Ходай кушса иде!

Язмага реакция белдерегез

25

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыс ирле бер татар апасы әйткәне истә калган. - иң куркынычы, икебез ике зыяратта ятачагыбыз, ди

    • аватар Без имени

      0

      0

      Синем ирем татар мин керэшен Аллага шекер. 33ел тырабыз кукэй Дэ коймак та ашыйбыз

      • аватар Без имени

        0

        1

        Нинди миллэт булсада,кешелекле булырга кирэк. Матур яшэсеннэр??????

        Мөһим

        loading