16+

Эльмира Сөләйманова: «Җиңел машинага караганда тракторда йөрү уңайлырак» (ФОТОЛАР)

Популяр җырчы Эльмира Сөләйманова трактор артына утырган. Кайда, кайчан һәм ни өчен? Бу сорауларны без җырчының үзенә юлладык.

"ТMTV каналының "Шоубез" тапшыруы өчен махсус трактор йөртергә өйрәндем. Җиңел машина йөртү буенча таныклык алганга ун ел булса да, руль артына утырырга тәвәкәллегем җитми иде. Ә менә трактор йөртү бик ошады. Янымда инстуктор утырса да, башта бик куркыныч булды, әлбәттә. Ул: "Менә монда газ, монда - тормоз. Әйдә, киттек!" - дигәч, аякларыма кадәр калтырады. Соңыннан: "Беренче тапкыр утырган кеше өчен булдырдың! Бер-ике йөреп, таныклык алырга була сиңа", - дип мактады.

Миңа да бик ошады, җиңел машина йөртүгә караганда уңайлырак та тоелды әле хәтта. Казан урамнарын урадык, парковкага кердек. Кем белә, бәлки, алдагы тормышымда әлеге тәҗрибәм ярап та куяр әле", - диде Эльмира.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading