Шәһри Казан

Эльвира Әхтәмова кияүгә чыккан

«Җырлыйк әле» тапшыруының экс-алып баручысы, «Хәбәрләр» корреспонденты Эльвира Әхтәмова сөйгәне Айдар белән 4 июнь көнне никах укыткан: - Никахыбыз «Мәрҗани» мәчетендә узды, Рамил хәзрәт укыды. 45 кешелек мәҗлесне дә шунда үткәрдек. Алсу һәм Азат Фазлыевлар алып барды. Айдар белән 3 елдан артык очрашып йөрдек. Сөйгәнем 14 февраль - Гашыйклар көнендә...

«Җырлыйк әле» тапшыруының экс-алып баручысы, «Хәбәрләр» корреспонденты Эльвира Әхтәмова сөйгәне Айдар белән 4 июнь көнне никах укыткан:
- Никахыбыз «Мәрҗани» мәчетендә узды, Рамил хәзрәт укыды. 45 кешелек мәҗлесне дә шунда үткәрдек. Алсу һәм Азат Фазлыевлар алып барды. Айдар белән 3 елдан артык очрашып йөрдек. Сөйгәнем 14 февраль - Гашыйклар көнендә тәкъдим ясаган иде. Мәһәргә бриллиант алка бүләк итте. Айдар тумышы белән Казан егет. Тамырлары Балтач районыннан. Туйны җәй азагына билгеләдек. Әзерлек эшләре тулы көченә бара. Никахка да озак итеп, яхшылап әзерләндек. Язылышканнан соң эфирга да ирем фамилиясендә - Мәдиярова булып чыгачакмын.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: