16+

Эстрадада "бәби-бум" дәвам итә: төкле аягың белән, сабый!

"Әтинең "фамилия югала" дип эче поша иде. Ниһаять, улыбыз туды", - ди җырчы Илназ Хәнәфиев.

Эстрадада "бәби-бум" дәвам итә: төкле аягың белән, сабый!

"Әтинең "фамилия югала" дип эче поша иде. Ниһаять, улыбыз туды", - ди җырчы Илназ Хәнәфиев.

Сабый 4 апрель көнне Казанның “Красный Крест” бала тудыру йортында 16:15 сәгатьтә дөньяга килгән. Баланың буе – 54 см, авырлыгы – 3580 грамм. “Альбина да, нарасый да үзләрен яхшы хис итә”, - ди Илназ.

“Үзебез Теләчедә яшәгәч, Альбинаны бала тудыру йортына алданрак илткән идем. Хатыным үзенең туган көненә нәкъ бер ай кала малай бүләк итте. Ниһаять, улыбыз туды, Аллаһка шөкер! Мин - бик бәхетле!” - ди Илназ.

Илназ белән Альбина улларына Әмирхан дигән матур исем сайлаган. Шулай итеп, тиздән 3 яшен тутырачак кызлары Нәфисә апа булды!

Хәнәфиевларны чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading