Шәһри Казан

Филүс Каһиров: "Өч ел Анна Ивановна белән яшәдем"

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, киң диапазонлы, кабатланмас тавыш иясе Филүс Каһиров Башкортстан Республикасы Бүздәк районы Килем авылында туып үскән. Аны “Татарстанның алтын тавышы” диләр.

– Филүс, нинди гаиләдә үстең син?

– Мин зур татар авылында туып үстем. Гаиләдә без ике бала – алты яшькә өлкәнрәк Ләйсән апам бар. Апам сәнгать кешесе түгел, ул – сәүдәгәр. Әнкәй Флүрә гомер буе хисапчы, әткәй Фәһим шофер булып эшләде. Сүз уңаеннан, бездә әти-әнигә “әттә”, “әннә” диләр. Хәтта өлкән яшьтәгеләр дә әниләренә “әннә” дип эндәшә. Әнкәй ашамлыклар кибетендә хисапчы булып эшләгәч, безнең өйдә гел тәм-томнар булды. Урамда берәр бала тәмле ризык белән мактанса, мин дәшми идем, чөнки кешегә җайсыз сүз әйтергә кыенсына идем. Ә безнең өйдә ул ризыкның ниндие генә юк иде. Шулай да безне үсендереп, иркәләп үстермәделәр. Авыл баласы кебек эшләп үстек.

– Ничә яшеңдә тәүге тапкыр кеше алдына чыгып җырладың?

– 6 яшь иде. Балалар бакчасында 8 Март уңаеннан әниләргә багышланган бәйрәм чарасы иде ул. Әткәйдән өйрәнгән “Ак каен” җырын җырладым. Борчылганымны мәңге онытмыйм. Башымны аска иеп оялып кына җырладым, күз алдымдагы кызыл буяуга буялган идән исемдә калган. Әткәй өйдә гармунда уйнап җырлый иде. Бервакыт янына чакырып алды да, мине дә җырлатты. Шуннан башланды инде. Бөтен концертларга чакыра башладылар. Әткәй генә: “Баланы йөртәсез дә йөртәсез”, – дип бераз каршы булды. Башта авыл, аннары район исеменнән конкурсларга йөрттеләр.

– Ул заманда начар укыган балалар гына 9нчы сыйныфтан соң мәктәптән китә иде. Ни өчен тугызны тәмамлап, училищега кердең?

Реклама

– Туймазыда башкорт халык җырларын башкаручылар арасында “Озын көй” дигән конкурс үткәрелә иде. Мин анда ике ел рәттән – сигезенче һәм тугызынчы сыйныфта укыганда катнаштым. Беренче барганда, ике-өч көндә башкорт җырын өйрәттеләр, әле анда да дөрес өйрәтмәгәннәр. Репетиция вакытында башкорт апасы килеп шелтә белдергәч, тиз арада яңадан өйрәндем. Булдыра алганча башкарып чыктым. Бу бик зур конкурс, аның жюри рәисе Фәридә апа Кудашева иде. Шул конкурста мине Октябрьский музыка училещесыннан Галия Закировна исемле укытучы килеп үзләренә укырга чакырды. Башта мәктәптән җибәрергә теләмәделәр, чөнки “4ле” һәм “5ле” билгеләренә генә укый идем. Спортта уңышларым булгач, физкультура укытучысы да калырга үгетләде. 30 март көнне әнкәй белән Октябрьскийга ачык ишекләр көненә бардык. Әнкәйне ничек күндергәнмендер, әле дә үземә шаккатам. Ә әткәй мине юрист итеп күрергә теләгән иде.

– Октябрьский Филүсне ничек каршы алды?

– Шәһәр миңа шундый зур булып тоелды, катлы-катлы йортларны да күргәнем юк иде. Ә инде училищеда җырлаганда, Галия Закировна мине елый-елый тыңлады. Әнкәйнең мине калдырасы килмәсә дә, укытучым барысы да тәртиптә булачак дип ышандырды. Тулай торакка урнашуыма әнкәй каршы булды, ач йөрермен дип курыкты. Шуңа күрә мин Анна Ивановна исемле рус әбиенең фатирына кердем. Башта, ашарга пешермим, дигән иде, әткәй белән әнкәй 1 сентябрьгә бер машина ризык алып килгәч, шундук үзем пешерәчәкмен диде (көлә). Өч ел бик дус яшәдек. Дүртенче елымны аерым яшәдем, Казанга барганчы мөстәкыйльлеккә өйрәнергә кирәк иде, чөнки мин хәтта йомырка тәбәсе дә кыздыра белми идем. Анна Ивановна гел яңа төрле ризык пешереп кенә торды. Аның бер сүзе истә калды: “Без элек кешедән түгел, ә бүредән курка идек”. Ә хәзер бит бар да киресенчә...

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: