16+

Фирдүс Тямаев: "Әни кебек тугыз үгез асрап карасыннар..."

Соңгы арада челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче артистлар күбәеп китте. Халык арасында алардан гаеп табучылар саны да арта бара. Тямаевлар гаиләсе дә бу өлкәдән читтә түгел.

Интертатка биргән әңгәмәсендә Фирдүс бу хакта үзе ниләр сөйләгән?

- Без дә шөгыльләнәбез. Ник гаеплиләр? Без гаилә белән акча эшләгәнгәме? Сәүдә эше бит инде ул. Нишләп гаепли — белмим. Әни кебек тугыз үгез асрап карасыннар. Аны рәхәт дисезме әллә? Мал асрарга бик авыр. Печәне, бодае кирәк… Үгез түгел, базардан алган тавыкны үстереп кара әле. Хәзер бит кырга чыгып, иркенләп печән дә чабып булмый, күп кырлар, буа, елга синеке түгел. Монда утырырга, печән чабарга, учак ягарга, ял итәргә ярамый.

Шуның өчен кем ничек булдыра, шулай эшли инде: кем өй сала, кем NL сата, кем такта сата. Кем урлый, ул да зур талант. Мәсәлән, мин урлый белмим. Мин район мәдәният йортында эшләгән кеше, һәр тиен өчен калтырап тора идем, аның өчен бит җавап бирәсе бар. Бәлки, эштән дә шуның өчен чыкканмындыр.

Әңгәмәне тулысынча биредә укырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес!!!!

    Мөһим

    loading