Фирүзә социаль челтәрдә әтисе турында болай дип язган: “Күзләрем бөтен җирдән сине генә эзли, әти. Өйдә тапмагач, ишегалдына чыгып китәм. Гөрләтеп яшелчә-җимеш үстергән бакчаңа чыгам – анда да юк; көннәр буе гаражыңда казына идең, анда барам – анда да юк... Табын әзерләгәч, “әти, ашарга чык”, - дип чакырмакчы булам, тик әти диюгә тукталып калам. Бугазыма төер тыгыла. Син беркайда юк. Юк, дөрес хәл түгелдер бу...
Техниканы, машинаңны бик яраттың... Бәләкәй чакта, машина маена батып кайтып керер идең дә, ул май исләре бөтен өйгә таралыр иде... Әти кайтты дип, сөенеп, кәефләрем күтәрелеп китәр иде. Әй, ул май исенең тәмлелеге... Мин ап-ак итеп юып куйган раковинада да ул кара майлар матур булып калыр иде дә, мин аны тагы ялтыратып юып куяр идем...
Син гармунда уйнап, күңелләрне дә юатып утыра идек бит әле. Гармуның да ятим тора. Бөтен әйбер сине хәтерләтә... Машинаңа күтәрелеп карый да алмыйм...
Сине саклап кала алмадым, гафу... Синсез тормышны күз алдына да китерә алмыйм. Тик мин ышанам, без әле синең белән очрашырбыз... Яратам сине...” – дип язган Фирүзә.
Комментарийлар