16+

Гамил Әсхәдулла: «Әбиләргә бушка җир сөрәм»

- Тамашачы безнең концертларга: "Тагы нәрсә күрсәтерләр икән?" - дип килә. Премьералардан соң, еш кына сәхнә артына килеп: "Кайдан табасыз сез бу темаларны? Бер уйламаган әйберне күтәреп чыгасыз бит!" - диләр. Авыл җирендә яшим. Җәй буе, халык арасына чыгып, образлар, кызыклы хәлләр җыеп йөрим. Кемдер мәзәк, кемдер кайдадыр күргәнен сөйли....

Гамил Әсхәдулла: «Әбиләргә бушка җир сөрәм»

- Тамашачы безнең концертларга: "Тагы нәрсә күрсәтерләр икән?" - дип килә. Премьералардан соң, еш кына сәхнә артына килеп: "Кайдан табасыз сез бу темаларны? Бер уйламаган әйберне күтәреп чыгасыз бит!" - диләр. Авыл җирендә яшим. Җәй буе, халык арасына чыгып, образлар, кызыклы хәлләр җыеп йөрим. Кемдер мәзәк, кемдер кайдадыр күргәнен сөйли....

- Тамашачы безнең концертларга: "Тагы нәрсә күрсәтерләр икән?" - дип килә. Премьералардан соң, еш кына сәхнә артына килеп: "Кайдан табасыз сез бу темаларны? Бер уйламаган әйберне күтәреп чыгасыз бит!" - диләр.
Авыл җирендә яшим. Җәй буе, халык арасына чыгып, образлар, кызыклы хәлләр җыеп йөрим. Кемдер мәзәк, кемдер кайдадыр күргәнен сөйли. Шуны тиз генә телефонга яздырып алабыз. Үзенчә, халык аваз иҗаты булып чыга. Чын булган тормыштан җыйган мәзәкләр белән тамашачыны көлдерү күпкә җиңелрәк. Аннан тыш, илдәге проблемаларны да "чеметеп" алабыз. Төзелеп беткән программа үзгәрми тормый. Авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә йөри-йөри, кызыклар өстәлә, актуаль булмаганы - алып куела.



Хәзер без сәхнә чисталыгы белән көрәш алып барабыз. Аракы, исерек кебек темага кагылмыйбыз, юньсез юк-бар сөйләмибез. Тамашага балалар да килә бит, алар янында әти-әниләре кызарып утырырлык булмасын.

Әле бит мин авыл җирлегендә депутат та! Әбиләр ярата инде үземне. Тракторым бар. Бакча эшләре вакытында олы яшьтәге авылдашларның бакчасын сөрәм, бәрәңгесен утыртам, алам, печәнен чабам... "Гамил акча эшли икән", - димәгез, хезмәтем бушка! Җирдә, бакчада казынырга яратам. Бабамның 4 гектар җире бар, җәй әйләнәсенә шуны эшкәртәм.



Балаларыма килгәндә, Рамил улым безнең төркемдә музыкант, җырчы булып эшли. Мәскәүдән кайтты, хәзер бергә без. Ирек - төзүче, бу өлкәдә үз фирмасы бар. Айтуган белән Айзилә - мәктәп укучылары. Кызым җыр белән мавыга, конкурсларда җиңүләр дә яулый. Аллага шөкер, бүгенге көндә дәү әти инде мин. Ясминә белән Элина - оныкларым үсеп килә.

Гастрольләр әлегә тукталды. Вак-төяк Яңа ел корпоративлары бар, шунда эшлибез. Каникулларда өйдә ял итәргә иде, быел бер кайда да барырга планлаштырмыйм. Берничә ел рәттән санаторийда ял иттек. Анда да эш шикелле, режим буенча яшәгәч, үз-үзеңә хуҗа булып булмый. Билгеләнгән вакытка ашарга барасың, массажына, дәвалану курсын үтәсең... Ахырда ял иткән кебек тә булмыйсың.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading