16+

Гөлдания Хәйруллина: “Бер сәгатькә дә онытылмый...”

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинада хөрмәт иткән сыйфатларым – ул тыйнаклык, тәрбиялелек, сабырлык, гайбәт сөйләмәү, бөтен кешегә дә ачылмау, дөньяны ярату һәм кешеләргә яктылык өләшү.

Гөлдания Хәйруллина: “Бер сәгатькә дә онытылмый...”

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинада хөрмәт иткән сыйфатларым – ул тыйнаклык, тәрбиялелек, сабырлык, гайбәт сөйләмәү, бөтен кешегә дә ачылмау, дөньяны ярату һәм кешеләргә яктылык өләшү.

Үзизоляция вакытында ул яңа һөнәр үзләштерде – блогерлык белән шөгыльләнә башлады. Әйтергә кирәк, теге заман җырчылары арасында Гөлдания ханым - челленджлар төшерүче бердәнбер артист. 

- Блогерлык дөньясына сезне кызыгыз Лилия (җырчы Лилия Хәйруллина - авт.) алып керде. Теләп ризалаштыгызмы?

- Башта каршы килдем. “Тыйнак, тәртипле булып күренгән Гөлдания акылдан язган” дип уйларлар дидем. Бездә бит кеше сүзеннән курку көчле. Безне артык дөрес итеп тәрбияләгәннәр. Бер яктан, бу - яхшы. Икенче яктан, тормышта комачаулый. Шулай да мин тәвәккәлләргә булдым. Хәзер безнең видеоларны 60-70 мең кеше карый.

- Акылдан язган дип әйтүчеләр булдымы?

- Төрлесе булды. 100 процент фикернең 80 проценты барыбер уңай. Пандемия башлангач, күпләр депрессиягә бирелде. Шул вакытта безнең видеоларны карап, “кәефне күтәрдегез” дип рәхмәт әйтүчеләр дә күп булды. Һәркемнең аңлау сәләте үзенеке. Элекке кешеләр аңлап бетермәскә дә мөмкин, шуңа күрә беркемне дә гаеп итмим. Әмма тәнкыйть тә кирәк дип уйлыйм. 

- Блогерлык эше сезне үзгәрттеме?

- Куркуны җиңәргә өйрәндем. Аны җиңгәч, алга таба барасың. Мин моны күп нәрсәдә сынадым. Гомумән, үземне яңа яктан ачтым. Соңгы вакытта шуны сизәм: бу эш үземә дә ошый. Хәзер Лилиягә “нәрсә төшерәбез?” дип кенә торам. Яшьләрдән, заманадан артта калмавыма күңелем сөенә. Мин үземнән канәгать!

- Идеяләрне каян табасыз? Видео төшергәндә, нинди кызык хәлләр булгалый?

- Тема һәм идеяләрне Лилия уйлап чыгара яки интернеттан таба. Видео төшерү бер дә җиңел түгел. Бервакыт биюне төшергәннән соң, икенче көнне аякларга көчкә басып йөрдем. Лилия белән әйткәләшеп алган чаклар да була. Кайвакыт гади генә видео бик озак, ә катлаулы видео, киресенчә, тиз төшерелергә мөмкин. 

- Видеоларны кем төшерә һәм монтаж ясый?

- Лилия үзе монтаж ясый. Кемнең төшерүе сер булсын әле.

- Блогерлык эше белән мавыгып, иҗатка вакытыгыз калдымы?

- Чынлап та, видео төшерү бик күп вакытны ала. Аннан соң пандемия вакытында төрле радиостанцияләр һәм газета-журналлар инстаграмда туры эфирда катнашырга чакырды. Бу тормыш гадәти тормыш белән чагыштырганда, киресенчә, кайнады дияр идем. 9 майга “День Победы” җырына флешмоб төшереп, “Могҗизалар кыры” тапшыруына эләгеп, тарихка кереп калдык. Шулай итеп, уйламаганда, рекордлар китабына кердек. Әлбәттә, концертлар кую теләге бар. Тамашачым белән рәхәтләнеп күрешеп, аралашып, җырлыйсым килә. Яңа җырлар да иҗат ителә. Элек башкарган җырларны сораучылар бар. Ул видеоларны әкренләп интернетка урнаштырам.

- Рөстәм абыйның арабыздан китүенә быел март аенда 11 ел була. Аның җырлары яңгырыймы?

- Кызганыч, хәзер авторлар әйтелми. Заманасы шундый: җырлар җырчының җыры булып кала. Җыр авторларын белүче юк. Шуңа күрә Рөстәмнең җырын куйгач: “Бу аның җыры икән, белмәдек”, - диючеләр күп. Әлбәттә, аның җырлары яңгырый, җырлыйлар. Рөстәм 3 меңләп җыр язды. Җырлары бәлки хит та түгелдер, әмма ул – профессионал иде.

- Аның китабын чыгару хыялын тормышка ашыра алдыгызмы?

- Китапны җыйдым, дизайнерга тапшырдым. Иңемдә зур йөк булып тора, китапны тизрәк кулыма алырга телим. Китапта танылган шәхесләрнең Рөстәм турындагы истәлекләре һәм 100ләп җыры булачак. 

- Рөстәм абый төшегезгә керәме?

- Керә. Ләкин ул төшкә керсә, мин борчылам... 

- Еллар, аз гына булса да, ярагызны төзәтә алдымы?

- Бер сәгатькә дә онытылганы юк. Ул һәрвакыт исемдә (Гөлдания апа күңеле тулып елый башлады – авт.). Мин беркайчан да кайгымны кешегә күрсәтмәдем. Без – артистлар кешегә шатлык өләшергә тиеш. Рөстәм киткәч, аны югалту турында бик күп җырлар бирә башладылар. “Миңа андый җыр кирәкми”, - дидем. Мине карарга килгән тамашачы кайгырып утырырга тиеш түгел. Алар концертка ял итәргә, күңел ачарга килә. Ул киткәннән соң, мин үземне үзгәртергә тырыштым. Аллаһка шөкер, мин тырыштым, үзгәрдем. Рөстәм киткәч, күпләр мине югалып калачак дип уйлады. Әмма мин ул исән булганда да эшләдем, шуңа да югалып калмадым. Кызым Лилия, сәхнә, җырларым, туганнарым, дусларым миңа көч бирде.

- Мәңге яшь һәм зифа булып калуыгызның сере нидә?

- Ризыкның чамасын белеп ашыйм. Гади тукланырга тырышам һәм шулай телим дә. Өчпочмак, бәлешне сирәк пешерәм. Заманында аллергия аркасында диета тоткан чаклар булды. Әмма ябыгу өчен түгел. Минемчә, кеше ни тели, шуны ашарга тиеш. Әгәр кеше торт ашарга тели икән, димәк, аның организмы сорый. Мәрхүм әнием дә теләгән ризыкны ашарга куша иде. 

Эльвира ШАКИРОВА
 

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading