16+

Гөлдания Хәйруллина: “Беркем белмәгән серләрем бар...”

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинада хөрмәт иткән сыйфатларым – ул тыйнаклык, тәрбиялелек, сабырлык, гайбәт сөйләмәү, бөтен кешегә дә ачылмау, дөньяны ярату һәм кешеләргә яктылык өләшү.

Гөлдания Хәйруллина: “Беркем белмәгән серләрем бар...”

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинада хөрмәт иткән сыйфатларым – ул тыйнаклык, тәрбиялелек, сабырлык, гайбәт сөйләмәү, бөтен кешегә дә ачылмау, дөньяны ярату һәм кешеләргә яктылык өләшү.

– Рөстәм абыйның арабыздан китүенә быел март аенда 12 ел була. Гөлдания апа, еллар ярагызны төзәтә алдымы?

– Бер сәгатькә дә онытылганы юк. Ул һәрвакыт исемдә. Беркайчан да кайгымны кешегә күрсәтмәдем. Без – артистлар кешегә шатлык өләшергә тиеш. Рөстәм киткәч, аны югалту турында бик күп җырлар бирә башладылар. “Миңа андый җыр кирәкми”, – дидем. Мине карарга килгән тамашачы кайгырып утырырга тиеш түгел. Алар концертка ял итәргә, күңел ачарга килә. Ул киткәннән соң, үземне үзгәртергә тырыштым. Аллаһка шөкер, тырыштым, үзгәрдем. Рөстәм киткәч, күпләр мине югалып калачак дип уйлады. “Бу бала нишләр инде?” – дип уйлаучылар да булган. Әмма ул исән булганда да эшләдем, шуңа да югалып калмадым. Кызым Лилия, сәхнә, җырларым, туганнарым, дусларым миңа көч бирде.

– Ул киткәндә, янында кем булды?

– Лилия белән икәү булдык. Ул Казаннан Чаллыга кайтты. Алдагы төнне Рөстәм начар чыкты, хәле авырлашты. Лилияне көткән сыман булды, аны күргәч китеп барды.

– Рөстәм абый төшегезгә керәме?

– Керә. Ләкин ул төшкә керсә, борчылам...

– Аның җырлары яңгырыймы?

– Кызганыч, хәзер авторлар әйтелми. Заманасы шундый: җырлар җырчының җыры булып кала. Җыр авторларын белүче юк. Шуңа күрә Рөстәмнең җырын куйгач: “Бу аның җыры икән, белмәдек”, – диючеләр күп. Әлбәттә, аның җырлары яңгырый, җырлыйлар. Рөстәм 3 меңләп җыр язды. Җырлары бәлки хит та түгелдер, әмма ул – профессионал иде.

– Рөстәм абыйның китабын чыгару хыялын тормышка ашыра алдыгызмы?

– Китапны җыйдым, дизайнерга тапшырдым. Иңемдә зур йөк булып тора, китапны тизрәк кулыма алырга телим. Китапта танылган шәхесләрнең Рөстәм турындагы истәлекләре һәм 100ләп җыры булачак.

– Ни өчен бер бала белән генә калдыгыз?

– Икенче елга дия-дия калды. Гел эшләдек. Үзем ике бала алып кайтырга хыялланган идем. Аннан соң ике баланы карый алыр идемме дип тә уйладым. Дөрес, әни ярдәм итәр иде. Ул үзе дә: “Без исән чакта, тагын бер бала тап”, – дия иде.

– Лилияне малай була дип көткәнсез икән?

– Ул вакытта УЗИ юк иде, кем буласын белмәдек. Апаларның да, абыйларның да ике малай булгач, минеке дә малай булыр дип көткән идем. Корсагым зур булгач, “игезәкләр” дип әйтүчеләр дә булды. Мин йөкле килеш 9 ай гына түгел, 10-11 ай йөргән кебек булдым, бик озак йөрдем. Табиб барган саен: “Таба алмыйсың”, – дип хастаханәгә ятарга кушты, мин ятмадым. 23 гыйнвар көнне Чаллыга кунакка әни килде. Шул төнне “ашыгыч ярдәм” чакыртып бала тудыру йортына киттем. Керсәм, берсе алай азаплана, икенчесе стенага менә дигәндәй... “Шушы була микәнни ул? Бетте баш”, – дип уйладым. Укол кададылар, чирләдем. Һәм 24 гыйнвар көнне иртән 4100 граммлы булып Лилия туды. “Сама такая маленькая, такую большую девочку родила”, – диде табиблар. Шатлыктан елаганым истә.

– Хәзер Лилия өч малай әнисе булды. Оныклар сөю рәхәтме?

– Рәхәт! Аллаһы Тәгалә ир бала сөю бәхетен насыйп итте. Инде төпчеге дә үсеп килә. Яшь баланы сөю аеруча рәхәт. “Кая болай тиз үсәсез соң?!” – дим. Хәзер вакыт бигрәк тиз уза, көн белән төн алышынып кына тора.

– Ни өчен Лилия гаиләсен күрсәтми?

– Шәхси тормышны кешегә чыгармау гадәте әнидән киләдер дип уйлыйм. Өйдә ни генә булса да, ул беркайчан да кешегә сөйләмәде, зарланмады. Үзем дә ачылып китеп сөйләшергә яратмыйм.

– Серләрегезне кемгә сөйлисез?

– Кызым Лилиягә һәм шулай ук Лилия исемле дустыма сөйлим. Беркем белмәгән серләрем дә бар...

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading