16+

Гөлия Вәлиәхмәтова: "Туган көн чыгымнарын Марат түгел, үзем түләдем"

Танылган аранжировщик, композитор Марат Мухинның хатыны Гөлия Вәлиәхмәтовага 35 яшь тулды. Гөлия күпләргә блогер буларак таныш. Матур юбилеен ул иң затлы рестораннарның берсендә үткәрде. Туган көн мәҗлесе бик купшы, матур узды. Хәтта Мәскәүдән “Отпетые мошенники” төркеме дә килгән иде.

Гөлия Вәлиәхмәтова: "Туган көн чыгымнарын Марат түгел, үзем түләдем"

Танылган аранжировщик, композитор Марат Мухинның хатыны Гөлия Вәлиәхмәтовага 35 яшь тулды. Гөлия күпләргә блогер буларак таныш. Матур юбилеен ул иң затлы рестораннарның берсендә үткәрде. Туган көн мәҗлесе бик купшы, матур узды. Хәтта Мәскәүдән “Отпетые мошенники” төркеме дә килгән иде.

Социаль челтәрдә Гөлиягә мәҗлескә бәйле төрле сораулар биргәннәр, ул кайберләренә ачыктан-ачык җавап бирде.

- Марат сезгә нәрсә бүләк итте?

- Беләзек. Мин бу беләзекне ике ел көттем. Элек бүләк сорый белми идем. Бу – психолог белән эшләү нәтиҗәсе. Теләкләр кабул булсын өчен аларны кычкырып әйтергә кирәк. Өйләнешкән елны Марат туган көнемә бүләк бирмәде. Чәчәктән кала. Чәчәкне мин бүләккә санамыйм. Аның каравы, хәзер әнә нинди бүләкләр бирә!

- Бәйрәм чыгымнарын Марат түләдеме?

- Үзем түләдем. Әмма мин мактанырга һәм мактанчыкларны яратмыйм. Сез “әйе, мин – хуҗабикә, акча эшләмим, барысын да ирем сатып ала” дигәнне ишетергә телисездер. Әмма бу алай түгел. Мин алдарга яратмыйм, ничек бар, шулай әйтәм. Әгәр бай ир белән үземә яхшы акча эшләү арасында сайларга туры килсә, икенчесен сайлар идем. Чөнки бай ир бүген сезнең белән, ә иртәгә ничек буласы билгеле түгел. Россиядә аерылышу очраклары – 60-70%. Һәм бу, гадәттә, иң көтелмәгән мизгелдә була.   

- Маратның әтисе туган көнгә килдеме?

- Юк. Килә алмаган бердәнбер кунак ул иде. Мәҗлес буласы көнне иртән ул кан басымына зарланган.

- Паспорт буенча сез Мухинамы?

- Юк. Кияүгә чыксам, иремнең фамилиясен алмыйм дип гел әйтә идем. Ләкин әнием белән энемнең хатыны Алинә иремнең фамилиясен алырга үгетләгәч, фамилияне үзгәрттем. Паспортны алыштыргач, башка документларны да алыштырырга куштылар. Марат “алай бик катлаулы булгач, алыштырма” диде дә, кыз фамилиямне кире кайтардым. Беләсезме, күңелгә рәхәт булып китте. Ни дисәң дә, башкаларны тыңламаска, үзеңчә эшләргә кирәк икән.

- Ни өчен “Hi-Fi” төркемен чакырмадыгыз?

- Акчам булса, “Руки вверх” төркемен чакырыр идем. Әмма аның бәясе – 5 600 000. Ләкин кайчан да булса, мин аны чакырачакмын. Ул гына җырлаудан туктамасын. Миңа Шура да ошый, тик аның да бәясе арзан түгел. Ләкин аның бии торган җырлары күп түгел. Ә “Отпетые мошенники”ларның бәясе чыдарлык, җырлары да шәп!

- Мәҗлес ничә сумга төште? Кунаклар күп булдымы?

- 51-56 кунак булды. Мәҗлес 1 600 000 сумга төште. 

- Бәйрәмнән кергән акча чыгымнарны каплый алдымы?

- Әлбәттә, юк. Андый максат булмады да. Бу бизнес проект түгел бит. Бу – туганнар, дуслар белән җыелышып, вакытны бергәләп күңелле итеп үткәрү киче иде. Ләкин ирем, энем һәм кунакларның бүләкләрен исәпкә алсак, чыгымнар каплангандыр дип уйлыйм. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туеп та сикерәләр туган көн үткәрәм дигән булып. Чама белергә кирәк. Дөнья гел бертөрле бармый ул. Бер алдың, бер артын күрсәтә....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әти- әниең бай булганга, син бай инде

      Мөһим

      loading