16+

Гөлнара Габидуллина: “Халыкка ошый, үзем оялам”

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Гөлнара Габидуллина укыту эше белән шөгыльләнә, яшь талантларны сәхнәгә әзерли, үзе дә җырлар иҗат итә. Кыскасы, бер тик тормый. Ләкин эш эш белән, ә Гөлнара өчен гаилә – беренче урында. Җырчы белән әңгәмәбез дә шул хакта.

Гөлнара Габидуллина: “Халыкка ошый, үзем оялам”

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Гөлнара Габидуллина укыту эше белән шөгыльләнә, яшь талантларны сәхнәгә әзерли, үзе дә җырлар иҗат итә. Кыскасы, бер тик тормый. Ләкин эш эш белән, ә Гөлнара өчен гаилә – беренче урында. Җырчы белән әңгәмәбез дә шул хакта.

- Гөлнара, син эстрадада бар да, юк та кебек. Сәхнәдә бик сирәк күренәсең. Сәбәбе нидә?

- Мин үземне бер айга, бер атнага яки берничә көнгә гастрольгә чыгып китә торган популяр артист дип санамыйм. Артист ул һәрвакыт дөньясын онытып, үзе өстендә генә эшләргә тиеш. Бүгенге көндә үземне чын сәнгать кешесе итеп тоеп, җырлавым, иҗат итүем мине канәгатьләндерә. Мәскәүнең зур концерт залларын тутырасым юк, андый максатлар куймыйм да. Мин бөтен көчемне гаиләмә, балама сарыф итәм, чөнки кирәкле игътибарымны хәзер бирмәсәм, соңга калуым бар. Яшь барган саен тирәнрәк уйлыйсың икән ул. Гомумән, тормышым үзе бер зур сәхнә кебек. Җыр һәрвакыт минем белән. Гаиләдә дә, эштә дә. Җыр беркайчан бетми ул. Ә менә хатын-кыз өчен гаилә беренче урында булырга тиеш. Сәхнәдә сирәк күренүемнең икенче бер сәбәбе – финанс мәсьәләсе. Ни өчен әле мин фәлән акчаны ротациягә бирергә тиеш? Мин ул акчаны гаиләмә бирер идем.

- Эштә дә җыр минем белән, дисең. Кайда эшлисең?

- Ике эштә эшлим. Беренчедән, Казан педагогика көллиятендә вокал укытам. “Көмеш” ансамблен җитәклим. Икенчедән, Казанның бер иҗат үзәгендә кечкенә балаларны җырларга өйрәтәм. Кызым Әминә белән дә шөгыльләнәм. Ул музыка мәктәбендә укый. Аның да эше күп, төрле чараларда чыгыш ясый. 

- Балалар белән эшләү тәҗрибәң шактый зур. Балалар продюсеры булу теләге юкмы?

- Нәкъ өстенә бастың. Киләчәктә балалар өчен студия ачырга хыялланам. Сәләтле балалар бик күп. Аларны халыкка чыгарырга телим.

- Гөлнара, син Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дә булдың бит әле...

- Бу исемне алу минем өчен бөтенләй көтелмәгән яңалык булды. Мин Мамадыш якташлыгында торгач, 1994 елдан бирле районыма тугры хезмәт иткәч, район тарафыннан үткәрелгән төрле чараларда актив катнашкач, Питрауның 20 еллыгы уңаеннан мактаулы исемгә лаек булдым. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановка, мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Җырчы буларак үсүемдә Татарстанның халык артисты ИлСафның роле зур, мин аның белән 1999 елдан бирле эшләдем. 

- Соңгы арада Инстаграмда син баянда уйнап җырлаучы артист буларак танылып киттең. Ни өчен мондый видеоларны сирәк төшерәсең?

- Кечкенәдән баянда уйныйм. Мин – Казахстанда туган бала. Ә әти-әнием чыгышлары белән Мамадыш районыннан. Казахстанда татар җырларын тыңлап үстем. Анда музыка мәктәбендә укыганда татарча, казахча җырладым. Әтинең бөтен хыялы – баянда уйнавым иде. Ләкин минем өчен бу – ят күренеш. Әллә ояламмы, аңлата алмыйм. Хатын-кыз өчен баян – авыр инструмент. Мин утырып кына уйный алам. Әле утырган килеш тә тартып уйнавы авыр. Шуңа күрә халык алдында утырып уйнау уңайсызрак миңа. Чынлап та, баянда уйнап җырлавымны ошаттылар. Көн дә берәр видео яздыр да куй! Башта оялып кына бер видео куеп караган идем, халык күтәреп алды. Күрәсең, халыкка ошый. Баянга бәйле аерым бер программа оештырырга исәп, Алла теләсә. Ләкин хыялларны тормышка ашырыр өчен мөмкинлек, сәламәтлек кирәк.

- Социаль челтәрдә популярлык казанган тагын бер сыйфатың – ризык әзерләү осталыгың. Синнән, еш кына: “Кем өчен бу кадәр ризык әзерлисең?” - дип тә сорыйлар.

Мин алдан план корам. Гадәттә, ризыкны ике-өч көнгә алдан пешереп куям. Суыткычка куйсаң, аңа берни дә булмый. Өйдә әзер ризык булгач, бик җайлы. Мин пешерергә дә, ашарга да бик яратам. Балык һәм итле ризыкларга үлеп китәм. Салатлар да ясыйм, төрле рецептлар өйрәнәм, эзләнәм. Табынны матур итеп бизәү эше ошый. Хәтта кафе ачу теләге дә бар. Мин өй ризыкларына өстенлек бирәм.

- Гөлнара, урын өстендә ятучы энең турында сорамыйча булдыра алмыйм. Аның хәле ничек?

- 1999 елда педагогика университетының музыка факультетын тәмамладым. Музыка мәктәбенә урнашып, ике ай да узмады, ноябрь аенда бертуган энем каты яраланды. Ул вакытта аңа 19 яшь иде. Безнең гаилә өчен бик авыр еллар булды. Хәзерге көндә дә ул урын өстендә ята. Энем авылда әти-әни тәрбиясендә яши. Ул сөйләшә, әмма безне ишетми. Кызганыч...

- “Шәһри Казан” укучыларына теләкләрең?

- Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, иминлек, мул тормыш, шатлык-куаныч телим! Якыннарыбыз һәрчак янәшәбездә булсын, кайгы-хәсрәт урап узсын. Сезгә авыр хезмәтегездә зурдан-зур уңышлар телим. Аллаһы Тәгалә саулыктан, гаиләдән, сәхнәдән аермасын!

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading