16+

Гөлнара Габидуллина суда батып үлә язган

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Гөлнара Габидуллина балачагында чак кына үлемнән калуы турында сөйләде.

Гөлнара Габидуллина суда батып үлә язган

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Гөлнара Габидуллина балачагында чак кына үлемнән калуы турында сөйләде.

“Без 12 ел Казахстанда яшәдек. Бервакыт гаиләбез белән дачалар артындагы сулыкка су коенырга бардык. Әти белән әни суга кереп китте, ә мин ике энем белән яр буенда уйнап калдым. Берзаман без дә суга керергә булдык. Бер энем миңа ябышты. Суга төшеп киткәнебезне аңламый да калдым. Әти-әни караса, яр буенда без юк. Тизрәк йөзеп килеп, безне судан коткардылар, әни мине чәчемнән тартып чыгарды. Безне судан чыгарганда, яр буенда бик күп кеше җыелган иде. Әниләр әле дә ул көнне искә алырга курка”, - дип сөйләде Гөлнара.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading