16+

Гөлнара Тимерҗанова: "Әнидән куркып күршеләрдә кундым"

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова тумышы белән Башкортстанның Борай районы Чалкак авылыннан. Кечкенә гәүдәле, нәзек билле Гөлнарада көчле рухлы, тырыш, зирәк хатын-кыз яшеренгән.

Гөлнара Тимерҗанова: "Әнидән куркып күршеләрдә кундым"

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова тумышы белән Башкортстанның Борай районы Чалкак авылыннан. Кечкенә гәүдәле, нәзек билле Гөлнарада көчле рухлы, тырыш, зирәк хатын-кыз яшеренгән.

– Гөлнара, әңгәмәләрнең берсендә балачагыңда ана назы күрмәвең турында сөйләгәнсең. Чынлап та, шулаймы бу?

– Еш кына мине: “Нишләп әниең турында шулай әйтәсең?” – дип тәнкыйтьлиләр. Апалар да болай сөйләвемне өнәп бетерми. Тик нишләтим соң? Әни безне ярата, беләм. Әмма яратуын күрсәтми. Без гаиләдә биш бала – дүрт кыз һәм бер малай. Кечкенәдән эшләп үстек. Әни безне бик кырыс тәрбияләде. Хәтта “кызым” дигәне дә булмады. Хәтерлим, көтүдәге сыерны өйгә алып кайта алмагач, әнидән куркып күршеләрдә кунган идем. Әни үзе авыр язмышлы булган. Аңа 3 яшь вакытта әнисен өйдән куып чыгарганнар. Әтисенең балачагында колагы зәгыйфь калып ишетми, сөйләшми торган булып калган. Әни үги ана белән үскән. Шуңа күрә ярату, наз күрмәгән әни аны безгә дә бирмәде. Дөрес, төпчегебез Гөлнурга наз эләкте эләгүен. Әмма мин аннан беркайчан да көнләшмәдем, чөнки ул миннән 6 яшькә кечерәк. Казанга укырга килгәч, иптәш кызларым белән аларның авылына кайткалый идек. Әниләренең: “Кызым”, – дип кызларын сөюләрен күрү шулкадәр гаҗәп тоела иде.  Без әнине кочакласак, этеп кенә җибәрә иде. Әнигә хәзер – 79, миңа 47 яшь. Миңа әле дә әни назы җитми, мин әле дә көтәм... Шуңа балаларыма булдыра алганча назымны бирергә тырышам. Әни безгә үз куллары белән догалар язып бирде. Безгә биргән әнинең иң зур бүләге шул.

– Ә әтиең нинди кеше иде?

– Әти мине аеруча яратты. Кызым, дип аркадан сөя иде. Ул диңгезче булып хезмәт иткән. Анда бик оста итеп ашарга пешергән һәм өйдә дә тәмле итеп ризык әзерли иде. Бездә, гомумән, әти белән әнинең тормыштагы рольләре алмашынган кебек булды: әни – әйдәүче, әти – башкаручы. Бар нәрсәне үз өстенә алгач, әнигә кыен да булгандыр. Үзем дә шундый, холкым әнинекенә охшаган. Ничек тиз кабынсам, шулай тиз сүнәм. Кешеләргә карата ярдәмчел, мәрхәмәтлемен. Бу сыйфатлар әтидән күчкән. Әти 2005 елда вафат булды. Аның еш кына хәле китә иде. Хастаханәгә йөрергә яратмады. Күл буена балыкка йөрде. “Шунда барсам, сулышым рәтләнә”, – дия иде. Әтинең киткәнен апа шалтыратып әйтте. Ул вакытта Төмәндә гастрольгә барышым иде. Ә аңа кадәр әтине район хастаханәсенә илткән идек, әти башын алдыма куеп барды. Табиблар әйтүенчә, йөрәге эштән чыккан булган. Вафаты алдыннан әти: “Гөлнара кая?” – дип мине сораган. Менә шунысы үкенечле булып калды. Төмәннән мине поездга утыртып кайтарып җибәрделәр, юл буе елап кайттым.

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек Кенэ булса да мин эти-эни турында Кире сыйфатлар яза алмас идем.Эти-эни без гэ тормош булэк иткэн

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен замандагы энилэр элеге кебек булмадылар,алар яратты безне но яратканнарын курсэтмэделэр,сезнен эниегез узенчэ яраткан инде курсэтмэгэн,сездэ обида бар ,Шуна сэйлэп кунелегезне бушаткансыз,эниегез исэн эле не поздно сэйлэшеп анлашырга,потом укенеп йермэгез,минеке 2007 Дэ тоже китте ,сагандыра но

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шуңа күрә бик грубыймыни әле бу Гөлнара?!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Харап булган имеш наз курмэгэнгэ. Биш бала тап башта аннары оен тулы мал туар асра, аннары биш баланны тезендэ учти учти иркэлэп устер. Менэ шуннан сон гаеплжрсен эниенне

          • аватар Без имени

            0

            0

            Авыз күтәреп анаңны хурлап утыр инде... имеш сыйпап утырмаган.... Шул передачаны караганнан соң вообще отвращение калды. ТВ да сирәк кенә күренсәдә, икенче каналга күчерәм.

            Мөһим

            loading