Шәһри Казан

Гөлназ Асаеваның журналистларга үпкәсе бар

Кыю сүзле, һәр фикерен төгәл белдерүче җырчы кызның бу юлы журналистларга ачуы чыккан.

«Әйтсәм тагын начар булам инде, әйтмәсәм йоклый алмыйм🤦🏿‍♀️😏

Бу журналистларга шаклар катам инде, артист кешенең яңа җыры, яисә яңа клибын төрле пабликларга куярга булса - акча сорыйлар (ат хакы), үлгәч 2 минут саен язма язалар.... Нишләп бездә шулайдыр инде ул...😞», дип язган Гөлназ инстаграммдагы сәхифәсендә. Аның әлеге сүзләре шунда ук күп санлы комментарийлар җыйган. 

«Әйтәм бит мин Гөлназыбыз акыллы гына түгел, зирәк дип🙏 Менә кемне куярга иде ул СОВЕТНИК итеп, депутат булырга риза булмас инде😘Бравооо 🙏Бик дорес🙏🙏🙏әле алай гына түгел үлгәч, исем бирәләр әле🤭», дигән бер язылучысы.

Реклама

Икенче берсе :«😂😂👍Гөлназ. Кичә генә шундый бер аккаунтка бөтен уйлаганымны яздым. Башта безнең видеоларны куеп подписчик җыялар, аккаунтларына хәл кергәч, без үстереп биргән аккаунтны безгә сата башлыйлар. Бизнес модель😊😊», дип фикерен белдергән. 

Телевидение алып баручысы Нияз Рахман да бу хакта үзенең фикерләрен белдергән: «Мин менә 20 ел журналистика тирәсендә эшлим, бер җырчыдан 1 тиен сораган юк...«мә» дип "хоть" кем тәкьдим итсен 😂 Монда сүз аерым пабликлар хакында, наверное».

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: