16+

Гөлсирин Абдуллина: "Азат та өшкерергә өйрәнде. Ул да өшкерә хәзер..."

Ваһапов фестивале лауреаты, үзенчәлекле тавыш иясе Гөлсирин Абдуллина юбилей билгеләп үтте. Аңа кичә 30 яшь тулды. Тормыш иптәше Азат исә бүген туган көнен уздыра. Гөлсирин һәм Азатны бәйрәмнәре белән котлап, җәһәт әңгәмә кордык әле.

Гөлсирин Абдуллина: "Азат та өшкерергә өйрәнде. Ул да өшкерә хәзер..."

Ваһапов фестивале лауреаты, үзенчәлекле тавыш иясе Гөлсирин Абдуллина юбилей билгеләп үтте. Аңа кичә 30 яшь тулды. Тормыш иптәше Азат исә бүген туган көнен уздыра. Гөлсирин һәм Азатны бәйрәмнәре белән котлап, җәһәт әңгәмә кордык әле.

– Гөлсирин, бу туган көнегез нәрсә белән аерылып торды?
– Быел туган көн, гомумән, икенче төрле. “Әни” булгангамы, 30 яшь җитеп, картаю турында уйлана башлагангамы... Элек туган көн тизрәк җитсен, дип көттем. Ә хәзер, килмәсә ярар иде, дисең (көлә). 30 тулгач, картаю сукмагына керәсеңдер ул.

– Гөлсирин, узган ел сезнең өчен аеруча уңышлы булды. Яшь әниләр рәтенә кердегез. Үзгәрдегезме?
– Элек баланы берәр кешегә калдырырбыз да концертка китербез дигән уйлар булды. Башкаларның: “Баланы ничек калдырып китәргә?” – дип әйтевенә сәерсенеп карадым. Сылу дөньяга килгәч, бик нык үзгәрдем. Аны калдырып булмый. Ул бит синең сабыең, әти-әниләргә калдырган очракта да борчыласың. 

–  Кызыгызны әти-әниләрегезгә калдырасызмы соң?
– Юк, диярлек. Нишләптер концертлар вакытында да әти-әниләрне борчыйсы килмәде. Энемне Сылу бик ярата. Ул ярдәм итә. Сылу әти-әнисенә ябышкан инде (көлә).

– Бу сезнең өчен кимчелекме?
– Сылуны ярты сәгать күрмәсәк тә, “зарядка”быз бетә. Кызыбыз өстәмә көч бирә. Бала тугач, күңелле мәшәкатьләргә чумасың. Хәзер гаиләдә Сылу – баш.

– Кызыгыз, Сылуга да, тиздән бер яшь тула. Гастроль тормышына кире кайтачаксызмы?
– Сылуга 4 ай булганда, Сабантуйларда чыгыш ясадык. Аллаһка шөкер, түзде. Хәзер исә, күнекте инде, сабый. Әти-әнисе җырчы булуын белә.

– Балага күз тиюдән курыкмыйсызмы?
–  Бер вакыт бик нык күз тиде. Йоклатып булмый, көйсезләнә, елый. Андый вакытта өшкерергә кирәк. Мин чын күңелдән өшкерсәм дә, барыбер күзсенү бетми. Ир-атның өшкерүе көчлерәк була диләр. Азат та бу эшкә өйрәнде, чыннан да, ул дога укып алгач, Сылу тынычлана. 
– 30 ел тәҗрибәгездән чыгып, тормыш биргән иң зур сабак нинди икән?
– Якты хәтирәләр, авыр чаклар да булды. Иң мөһиме бу дөньяда үз урыныңны табарга. Яшь вакытта барысын да эшләп карарга кирәк. Кайбер чакта уйларымда онытылып китеп, “эх” дип куям. Эшләп карарга курыкмагыз, абынган вакытыңда да өйрәнәсең. Тормыш сынауларсыз булмый. 

“Үземне карт итеп хис итмим”
Ваһапов фестивале лауреаты, популяр җырчы Азат Абитов бүген туган көнен билгеләп үтә.
– Туй көнебез 5 көн барган иде. Туган көнне дә, озынайтырга булдык. Бер көнне тамашачыларыбызга багышладык. Ә бүген гаилә белән үткәрәбез. Кайберәүләр безне бер көнне туган дип уйлый. Гөлсирин миннән бер көнгә олырак. 30 яшь тулды. Үземне карт итеп хис итмим, яшь әле. Яулыйсы үрләр, хыяллар бар. Үсәсе дә үсәсе! – дип уртаклаша Азат Абитов. 

Әлеге гаиләгә иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез!

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туган коннэрегез мобэрэк булсын Азат, Голсирин. Бик яратам сезнен ижатыгызны. Сез молодцы. Саулык сэлэмэтлек унышлар телим. Сылуны тигезлектэ устерергэ язсын Аллахы тэгалэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тигез бэрэкэтле гомерлэр,унышлар Сезгэ,бик яратам узегезне.Азатны бигрэк уземнен улыма ошаган яратам,бэхетле тигез гомерлэрдэ уссен Сылубикэдэ.

      Мөһим

      loading