16+

Гүзәл Идрисова: "Һәр балага тулы гаилә, үз әтисе, үз әнисе кирәк"

"Сәламәт балаларың булу – бәхетле гаиләнең төп нигезе": җырчы Гүзәл Идрисова бәхетле гаилә серләре белән уртаклашты.

Гүзәл Идрисова: "Һәр балага тулы гаилә, үз әтисе, үз әнисе кирәк"

"Сәламәт балаларың булу – бәхетле гаиләнең төп нигезе": җырчы Гүзәл Идрисова бәхетле гаилә серләре белән уртаклашты.

- Гүзәл, хыянәтне кичерә алыр идеңме?
- Юктыр. Мин андый әйберне башыма сыйдыра алмыйм. Бер-береңә бирелеп, яратып, хөрмәт итеп, ышанып яшәгәндә, арада хыянәт булырга тиеш түгел. Бу - гафу ителми торган адым.

- Ир белән хатынның балалар хакына бер-берсен түзеп яшәвенә ничек карыйсың?
- Әгәр дә балалар кечкенә икән, ул вакытта ир белән хатын ничек тә булса бергә яшәргә тиеш. Үзара мөнәсәбәтләрне балага күрсәтергә ярамый, ул аның психикасына начар тәэсир итәчәк. Һәр балага тулы гаилә, үз әтисе, үз әнисе кирәк. Әтисез яки әнисез үскән бала башкалар янында үзен ким күрә. Мин андый балаларны бик кызганам. Шуңа күрә бала аңлый башлаганчы, әти белән әни бергә булырга тиеш.

- Каенанаң белән мөнәсәбәтләрең ничек?
- Аллага шөкер, мөнәсәбәтләр яхшы. Ул Арчада яши. Бик юмарт кеше. Кунакка килгәндә, күп итеп күчтәнәч алып килә. Без дә еш кайтырга тырышабыз. Бу юлы кайтканда, гөлләр биреп җибәрде. Матур гына чәчәк атып утыралар. Үзе дә өч малай үстергән, шуңа күрә әни белән еш киңәшләшәм.

- Бәхетле гаилә булып яшәүнең сере нидә?
- Сәламәт балаларың булу – бәхетле гаиләнең төп нигезе. Балалар – тормыш яме. Тормыш икегә бүленә: бала туганчы һәм бала туганннан соң. Бала тугач, ул 180 градуска үзгәрә. Элек үзең өчен яшәсәң, хәзер кием-салым дисеңме, китап дисеңме – барысын да балаларга аласың. Шунысына шаккатам: кайбер гаиләләр балаларын калдырып, икәү генә диңгезгә ял итәргә бара. Ничек инде балаларны диңгездән мәхрүм итеп була? Балаң өйдә утырсын да, син тыныч күңел белән ял ит. Бу минем башыма сыймый. Без бит балалар өчен яшибез. Икенчедән, бәхетле гаилә булу өчен бер-береңә юл куеп, үзара аңлашып яшәү мөһим. Өйдәге эшләрне дә “бу – синеке, бу - минеке” дип түгел, ә бергә-бергә эшләве рәхәт. Аңлашылмаучанлык булса, аны чит кешегә сөйләргә кирәкми, уртага салып хәл итәргә кирәк. Инде гаиләдә кыенлыклар булса, психологка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан"ның алдагы чәршәмбе санында укырга мөмкин.

Эльвира Шакирова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading