Ул – зәвыклы, тәрбияле, акыллы, талантлы. Һәр татар кызы өчен үрнәк өлгесе. Сүзем татар эстрадасы артисты Гүзәлем турында.
– Гүзәлем, Салаватны беренче тапкыр кайда һәм кайчан күрдең?
– Салават белән яшь аермабыз – 13 яшь. Уйлап карасаң, бик зур аерма. Ул икенче курска укырга кергәндә, мин беренче сыйныфта булганмын. Икебез дә Азнакай шәһәреннән. Икебез дә кечкенәдән җырлыйбыз. Азнакайның Мәдәният йортындагы “Тамчылар” вокал ансамбленә йөрдем. Бу Мәдәният йортын күп еллар дәвамында Салаватның әнисе җитәкләде. Хәзер дә шунда эшли, әмма башка вазифада. Салаватның беренче чыгышлары шушы Мәдәният йортында һәм шәһәр күләмендәге чараларда булды. Без аны бик еш күрә идек, чөнки үзебез дә ансамбль белән шунда җырладык. “Салават абый, сәлам”, – дип күрешә идек.
– Салаватның стиле, сәхнәдә үзен тотышы сиңа ошый идеме?
– Ул эстрадага кызыклы образда килеп керде. Эшләпәләре, үзенчәлекле костюмнары безнең ише гади халыкка сәер тоелды. Җырлары да башка төрле форматта иде. Үсмер чагымда гаиләбез белән машинада барганда, радиодан Салаватның “Диңгез ярында” җырын ишеткәч: “Нинди җыр бу?” – дип көлешкән идек. Әмма тора-бара моның шәп һәм заманча булуын аңладым.
– Кабат Салават белән кайчан күрештегез?
– Берничә елдан юлларыбыз кабат кисеште. Әмма бу юлы Әлмәт шәһәрендә. Гаиләбез белән Әлмәткә күчендек. Белемем буенча икътисадчы булсам да, күңелем барыбер иҗатка тартылды. Шулай итеп, Әлмәт районы мәдәният идарәсенә методист булып урнаштым. Һәм шул вакытта Салават Казаннан кире Азнакайга кайтып, мәдәният идарәсе җитәкчесе булып эшли башлады. Параллель рәвештә рус эстрадасындагы популяр артистларның концертларын оештыра иде. Бер җырчының концертында күрешеп сөйләшеп киттек. “Йөзең шундый таныш”, – дигән иде.
– Ни өчен Салават зур каладан районга кайткан?
– Хәзер сөйләвенчә, ул вакытта Салават сәхнәдән туеп, йөргән кызы белән дә мөнәсәбәтләре авыр булу сәбәпле Азнакайга кайта. Ләкин бер ел да үтми, иҗатын яңадан дәвам итә. Салават Казанга китеп, татар яшьләре өчен төнге дискотека форматында бер проект ачып җибәрде. Һәм мине дә шунда чыгыш ясарга чакырды.
– Ризалаштыңмы?
– Әйе. Әмма анда башкарыр өчен үз җырларым юк иде. Шуңа күрә өр-яңа җырлар иҗат итәргә туры килде. Салаватның үзендә дә кызыксыну барлыкка килде. Сәхнәгә мине үзенчәлекле итеп тәкъдим итәргә теләде. Уйлаштык та, сәхнәгә Гүзәл Шиһапова булып түгел, ә Гүзәлем булып чыгарга дигән фикергә килдек. Шуннан соң мине башка татар дискотекаларына чакыра башладылар. Кая барсам да, һәрвакыт Салават белән киңәшләшә идем. Башка җирдә чыгыш ясавыма кайвакыт ачуы да килә иде. Әмма миңа җырлау бик ошый иде, җырлаган саен җырлыйсы килде.
– Салаватка кадәр йөргән егетең булдымы?
– Булды. Ләкин безнең мөнәсәбәтләр киеренке иде. Ул минем җырлавымны, төрле чаралардан соңга калып кайтуымны яратмады. Кеше алдында җырлап йөрүемне, хәтта күлмәк киеп җырлавымны өнәмәде. Һәр баганага көнләшкән кеше белән йөрүдән мәгънә булмагач, араларны өздем.
Гүзәлем белән әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар