16+

Гүзәлия аз вакыт эчендә 10 килограммга ябыгу серен ачты (ФОТО)

- Гүзәлия, хәерле көн! Ничек хәлләрегез? Җәйләрегез ничек уза?

Гүзәлия  аз вакыт эчендә 10 килограммга ябыгу серен ачты (ФОТО)

- Гүзәлия, хәерле көн! Ничек хәлләрегез? Җәйләрегез ничек уза?

- Бар да яхшы. Матурлык салонында ял итәм. Җәйне эшләп уздырдым. 30 җыр иҗат иттем, үзем икене яздырдым, Фирдүс Тямаев белән дуэт чыгардык...


- Продюсерлык эше белән дә шулай ук шөгыльләнәсезме? Соңгы арада Хәким бик күренми.

- Əйе шөгыльләнәм. Яңа проект - Рүзилә белән эшлим. Хәким урыс телендә репертуар туплый, җырлар яздыра.


- Инстаграмда соңгы арада куйган фотоларда бик үзгәргәнсез!

- Əйе, 10 килограммга ябыктым бит! Хәзер дөрес тукланам, әз ашыйм. Бар да ихтыяр көченнән тора икән. Иртән ботка яисә йомырка тәбәсе ашыйм, көндез җиңел аш эчәм, кичкә - яшелчәләр. Кыздырылган ризык бөтенләй ашамыйм, майонездан баш тарттым. Рационда углеводлар да юк диярлек.

- Максатыгыз нинди? Тагы ничә килограммга ябыгырга телисез?

- Андый максатлар юк. Иң мөһиме - үземне яхшы хис итү. Миңа хәзер рәхәт. Ирем дә миңа карап дөрес туклана. Теләк булса, ябыгу - булдыра торган эш икән.

 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X