16+

Илһам Шәриф: "Хәмдүнә апага сәхнә белән бакчадан башка берни дә кирәкми иде"

Татар эстрадасы җырчысы Илһам Шәриф Башкортстанның Борай районы Сәет-Көрҗә авылында туган. Аңа бөек җырчы Илһам Шакиров хөрмәтенә Илһам дип исем кушканнар.

Илһам Шәриф: "Хәмдүнә апага сәхнә белән бакчадан башка берни дә кирәкми иде"

Татар эстрадасы җырчысы Илһам Шәриф Башкортстанның Борай районы Сәет-Көрҗә авылында туган. Аңа бөек җырчы Илһам Шакиров хөрмәтенә Илһам дип исем кушканнар.

– Илһам, гаиләдә ничә бала сез?

– Икәү без, Рөстәм исемле бертуган абыем бар. Ул хәзер Себердә эшли, ул да сәнгать өлкәсендә эшләде. Авылда узган балачагымны бөтенләй хәтерләмим, чөнки миңа 4 яшь булганда, без район үзәгенә күченгәнбез. Борайның музыка мәктәбендә баян сыйныфын тәмамладым. Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегендә белем алдым. Мәдәният йортында баянчы булып эшләдем. Әтием Флүс тә гомере буе сәнгать өлкәсендә эшләгән кеше, ул мәдәният йортын җитәкләде. Ә әнием Миләүшә күп еллар дәвамында район үзәгендә агроном булып эшләде. Гаиләдә барыбыз да җырлыйбыз.

-    Хәмдүнә апа белән ничек таныштыгыз?

-    1994 ел иде. Хәмдүнә апаның туган ягына кайткан мәле. Ул ел да әнисе янына ярдәм итәргә кайта иде. Мин Илеш районында идем, анда әти ягыннан туганнарыбыз күп. Шулчак миңа телеграмма килеп төште. “Сине Хәмдүнә Тимергалиева көтә”, - дип язганнар. Мин моңа ышанмадым, шул рәвешле өйгә кайтарырга телиләрдер дип уйладым. Өч көннән соң тагын шундый ук эчтәлектәге телеграмма килде. Анысында кайтмагач, килеп алып киттеләр. 

-    Ни өчен ышанмадың? 

-    “Хәмдүнә апа хәтле Хәмдүнә апа ничек мине чакырсын инде?” дип уйладым. Хәмдүнә апа кебек шәхесләрне якыннан күрсәк тә, күлмәкләреннән тотып карый идек. Әле анысы да бөтен кешегә дә эләкми иде, әтинең мәдәният йортында эшләве аркасында елмайган бәхет ул. Хәмдүнә апа концерт белән Башкортстанның Балтач районына барган булган. Мине күрүгә: “Нәрсә, апаем, Флүс малаемы син?” – диде. Җырлап күрсәтергә кушты. “Бәрхетле баритон тавышка ия булган Джо Дассенга охшагансың. Мондый тавышың була торып, Борайда калсаң, бетәсең”, - диде. Шул ук көнне үзенең концертында җырларга һәм аның төркеме белән йөрергә тәкъдим итте. Моңарчы ишетеп кенә белгән Казанны да беренче тапкыр Хәмдүнә апа күрсәтте. Казанга килгәч, Татар дәүләт филармониясенә эшкә урнаштым. Илһам абый Шакировтан дәресләр алдым. 

-    Сине Хәмдүнә апаның туганы дигән сүз дөрес түгелме?

-    Аны Хәмдүнә апа үзе әйтте бит. Мин моның белән горурланам гына. Сәхнәгә Илһам Шәриф булып чыгарга да ул тәкъдим итте.

-    Ул йөрәгенә операция кичергән иде дип беләм...

-    Әйе. Операциядән соң 10 көн дә үтмәде, 15 көнгә Россия төбәкләре буйлап гастрольгә чыгып киттек. Ул һәрвакыт тере тавышка җырлады. Табиблар аппаратура кебек техникага якын килергә кушмады, чөнки йөрәгенә махсус җайланма куелган иде. Минем сүзне тыңларга да теләмәде, "юлга чыксам, терелеп кайтам мин, апаем", диде. Сәхнә белән бакчадан башка берни дә кирәкми иде аңа.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасында укыгыз. Газетаны сату нокталарында сорагыз.
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading