Шәһри Казан

Илфак Шиһапов өйләнә

Хезмәттәшебез, продюсер Илфак Шиһаповның яңадан гаилә корырга җыена. Аның белән шул хакта җәһәт әңгәмә корып алдык.

- Илфак әфәнде, сезнең яңадан өйләнергә җыюнуыгыз турында хәбәрләр дөресме?
- Дөрес.

- Әле Илсөя Бәдретдинова белән аерылышканыгызга да бик озак вакыт үтмәде, ашыгу түгелме бу? Яңа гаилә кору турында җитди уйландыгызмы?
- Әлбәттә. Ашыгу түгел дип саныйм.Сәбәбе дә бик гади, һаман кафеларда ашап йөрү ашказанымны боза, өйдә ичмасам ашарга пешереп торырга кеше булыр дип, шундый карарга килдем.

- Киленнең кем икәнен дә беләсе килә иде...
- Кем икәнен әлегә әйтми торам. Бик яхшы, ашарга пешерә белә торган, искиткеч холыклы кыз кеше. Яшь аермабыз да күп түгел.30 ел да юк.

- Сәхнә тирәсеннәнме булачак хатыныгыз?
- Әйтмим.Туйга килгәч белерсез...

- Туй кайчангарак планлаштырылган?
- Апрель аена.

Реклама

- Кеше күп булачакмы?
- Әлегә 174 кеше чакырылган. 200 ләп булыр дип уйлыйм.

- Туй кайда узачак?
- Балтач районының бер авылында.

- Киленнең туган ягымы бу?
- Юк.

- Мәхәббәтме бу?
- Әлбәттә...

...Илфак әфәнде сорауларга башкача җавап бирмәде диярлек. Ләкин туйның бик үзенчәлекле булачагын әйтеп узды. Әйтик, аны Илназ Гарипов белән... Илсөя Бәдретдинова алып барачак икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: