16+

ИлГәрәй: "Безнең эстрада бераз бозылып китте..."

“Шалтыратулар соңгы арада күп булды. Шактыеның тәкъдимен кире кагарга туры килде. Ә сезгә нишләптер интервью бирергә булдым”, – диде ИлГәрәй очрашкач та. “ТМТВ” премиясен алганнан соң журналистлар бик нык кызыксына башлаган икән җырчы белән.

ИлГәрәй: "Безнең эстрада бераз бозылып китте..."

“Шалтыратулар соңгы арада күп булды. Шактыеның тәкъдимен кире кагарга туры килде. Ә сезгә нишләптер интервью бирергә булдым”, – диде ИлГәрәй очрашкач та. “ТМТВ” премиясен алганнан соң журналистлар бик нык кызыксына башлаган икән җырчы белән.

17 ел сәхнәдә булып, премия биш ел дәвамында бирелүгә карамастан, ИлГәрәйгә бу бүләк беренче тапкыр тәтегән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: җырчы моның өчен бер тиен дә акча түләмәгән һәм андый бүләкләргә түләмәячәкмен дә, ди. Артистның тагын нинди принциплары бар? Гәрәевлар гаиләсендә кем баш? Сораулар шактый җыелган – җәелеп китеп сөйләштек.

– Бер интервьюда сез: “Хаталанган вакытларым күп булды”, – дигәнсез. Сер булмаса, нинди хаталар турында сүз бара?
– Хаталар төрле була инде. Кеше хаталанмый тормый. Эстраданы ташлап йөргән вакытларым булды. 2005 елда популярлашып киткән җырларым бар иде, тик өйләнгәннән соң эстрададан бераз читләштем. Ул “перезагрузка” вакыты булдымы соң. Эстрада да бик нык үзгәрде. Элек радиостанцияләр үзләре шалтыратып, ИлГәрәй, яңа җырларың булмасмы икән, дип сорый иде. Хәзер киресенчә, бөтен яктан акча таләп ителә. Әле акча түләп тә радиога керә алмыйсың. Безнең эстрада бераз бозылып та китте. Акча түлим бит мин, барыбер популяр булам дип, өч-дүрт ай йөриләр дә, аннан тагын югалалар. Ләкин кайбер радиостанцияләр хаталарын төзәтә башлады. Бәлки бу пандемия сәбәпле булгандыр. Әкрен генә элеккеге заманга кайта башладылар.

– Җырларыгызны үзләре сорап алган радиолар барлыкка килдеме?
– Сораучылар бар. “ТМТВ” премиясен генә алыйк. Аны акча түләп алмадым. Шундый принцип белән яшим: “Татар җыры”мы, “ТМТВ”мы, “Болгар” премиясеме... Мин акча түләп алмадым һәм беркайчан да түләмәячәкмен. Алай алырга җыенмыйм да. Әгәр дә сине тамашачы бәяләми яисә оешма үзе теләп тәкъдим итми икән, ул инде кызык түгел. Билгеле инде, премиягә лаек булган “Чит җимеш” җырын мин башта ротациягә бирдем. Ансыз булмый. 

– Акчасыз гына, сәләт белән күтәрелергә авырмы?
– Әлбәттә, бик авыр. Клип төшерә башласаң да, җыр яздыра башласаң да акча кирәк. Сыйфатлы җыр яздыру хәзер 40-50 мең сум тора. Клип төшерү кимендә 100 мең сум. Яшь кешене белмиләр, танымыйлар. Радиога да болай гына эләгеп булмый. Анда да ротациягә биреп алу өчен тагын 100 мең сум өстәлә. Сәхнәгә дә танышың булса гына чыгасың. Анда да акча таләп ителә. Беренче адымнар ясаганда, кесәңдә кимендә 500 мең сум акча булырга тиеш. 
Танылырга теләгән җырчыларга шуны киңәш итәр идем: безнең хәзер интернет бар. Интернет аша да рәхәтләнеп популярлашып була. Халык күңеленә ятышлы җыр булса, алай да күтәрелеп китергә мөмкин. 

– Ә продюсер белән эшләүгә ничек карыйсыз?
– Аның белән рәхәт инде! Минем алай эшләгәнем юк. Миңа хәзер кирәк тә түгел төсле, чөнки тәҗрибәм бар. Ләкин шулай да концертлар буенча көчле администратор кирәк. 

– Пандемияне узып барабыз төсле инде. Ничек кичердегез ул чорны? Авыр булдымы?
– Башта ике ай рәхәтләнеп ял иттем. Беренче ике атнада телевизор, кинолар карадым. Кинолар карарга бик яратам. Иҗат кешесенә яңа сулыш, яңа идеялар барлыкка килсен өчен, ял да кирәк икән. Бакча эшләре белән мәш килдек. Ноябрь аенда әтиебез үлде, күбрәк әни янында булырга тырыштык. Пандемия начар, әлбәттә. Тик аның яхшы ягын да күрергә кирәк. Гаиләм белән бергә булдым. Рухи яктан ял иттем.

– Пандемиядән берәр нәтиҗә ясадыгызмы?
– Нәтиҗә... Ял кирәк икән. Җырчы кеше 12 ай дәвамында ялсыз эшли, чөнки бәйрәмнәр гел булып тора. Елга бер ай булса да ял итәргә кирәк. Моннан соң минем шулай булачак...

Әңгәмәдәш - Лилия Локманова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading