16+

Ильмира Нәгыймова: "Беренче һәм соңгы тапкыр кияүгә чыгуым"

Җырчы Ильмира Нәгыймова инстаграмда “сорау-җавап” сәхифәсе оештырды. Кайбер кызыклы җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Ильмира Нәгыймова: "Беренче һәм соңгы тапкыр кияүгә чыгуым"

Җырчы Ильмира Нәгыймова инстаграмда “сорау-җавап” сәхифәсе оештырды. Кайбер кызыклы җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Аерылышканнан соң, тормышлар ничек? Кире кайтасы килмиме?

- Юк, әлбәттә! Беркемдә дә кире кайту теләге булырга тиеш түгел. Алга, бары тик алга гына...

- Ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз?

- 20 яшьтә. Беренче һәм соңгы тапкыр дип уйлыйм. Бүтән анда барасым килми.

- Кияүгә чыгучы кызларга нинди киңәш бирер идегез?

- Ашыкмаска! Бер-берегезне яхшылап өйрәнегез, чөнки мәхәббәт сукыр...

- Матди һәм рухи яктан, әти-әниеңнән кала, кем сиңа ярдәм итә?

- Әти-әниемә мин үзем ярдәм итәм, Аллаһка шөкер. Рухи яктан тамашачым һәм дусларым ярдәм итә. Матди яктан – Ильмира Нәгыймова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мэрхум Алфия апа эйтмешл , кияугдэ чыкмассын,ирсездэ тормассын.Табигэтнен уз законнар ,кайсы яшь хатыннын сэеп сэелеп яшисе килмэс икэн.Ике рэхэт бергэ килми,бер рэхэтнен,бер михнэте бар .Борынгылардан калган эйтем

    Мөһим

    loading